Апаста Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды
Концерт “Апас” якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Иң элек кунаклар - 'Апас" якташлык җәмгыяте вәкилләре район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә “Билгесез солдат” һәйкәленә батырлар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар. Аннан район мәдәният йортының фойесында районыбыз тарихын, күренекле шәхесләрен, Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның каһарманлыкларын чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар.
“Апас” якташлык җәмгыяте райондашларыбызга “Өзелмәсен хәтер чылбыры” дип исемләнгән искиткеч матур, мәгънәле концерт-тамаша әзерләгән. Биредә күренекле, талантлы, төрле тармакларда тырыш хезмәт куючы якташлар чыгыш ясады. Алар арасында булган Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Илсур Сафин да үзләренең иң матур җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Яшь, сәләтле якташларыбыз да сәхнәнең бизәге булдылар. Чыгышлар Бөек Җиңү, туган як, мәхәббәт темаларына багышланган иде. Зал тутырып килгән тамашачы аларның һәрберсен көчле алкышларга күмде. Чарада Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, сугыш һәм тыл батырлары искә алынды.
Бәйрәм концертында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та катнашты. Яр Чаллы шәһәрендә оешкан якташлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Зәйнуллин да үз командасы - үзешчән артистлар белән кайткан иде.
“Хөрмәтле якташлар, апаслылар! Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге чара - батыр якташларыбызга дан җырлау ул. Сугыш чорының дәһшәтле вакыйгаларын, тыныч тормыш өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән каһарманнарны, тыл батырларын искә алу - бик мөһим. Шулай ук без махсус хәрби операциядә катнашучы яисә һәлак булган райондашларыбызны да онытмаска, аларның геройлыкларын яшь буынга да үрнәк итеп куярга тиеш. Шундый матур концерт оештырган “Апас” якташлык җәмгыятенә олы рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә районыбыз даны үзенең матур казанышлары белән еракларга таралсын, якташларыбыз белән горурланып яшәргә язсын, - диде Айрат Җиһаншин.
“Җәмгыятебез Апастан еракларга таралып яшәүче якташларыбызны берләштерә. Без һәрчак бердәм, бер йодрык булып эшлибез. Төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен даими рәвештә очрашулар, кичәләр үткәрәбез. Бөек Җиңүгә - 80 ел һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан да шундый патриотик, тәрбияви чара оештырырга булдык. Ил-көннәребез тыныч булсын, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсын!”, - диде “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев.
Чара барышында район башлыгы Айрат Җиһаншин күренекле якташларыбызга районыбызда төрле чараларда актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатларын тапшырды.
Якташлык җәмгыяте тарафыннан Казанда “80 еллыкка - 80 адым” дигән зур проект эшләп килә. Ул авылларда һәйкәлләрне торгызу, паркларны чистарту кебек эшләрне үз эченә ала. Әлеге игелекле эшләрдә актив булган якташ-авылдашларына Әлмәндәр җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин да Рәхмәт хатлары әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев