Апаста Яңа елның беренче нарасые теркәлде
Яңа ел Апаста яшәүче Мотыйгуллиннар гаиләсенә яңа шатлыклар, татлы мәшәкатьләр алып килде. Аларның өченче балалары Самир дөньяга аваз салды.
(28 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Районның ЗАГС бүлегендә яңа елда беренче булып теркәлгән сабыйга тантаналы шартларда туу турында таныклык тапшырылды. Ленар һәм Мәликә Мотыйгуллиннарны котларга әти-әниләре һәм район җитәкчелеге килде.
Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин район башлыгы исеменнән изге теләкләр җиткерде.
Мотыйгуллиннар икесе дә язмышларын район тормышы белән бәйләгән. Алар тырыш, өметле яшь белгечләр. Ленар – районның яшьләр эше һәм спорт бүлеген җитәкли. Шул ук вакытта яшь буынга хоккей серләрен төшендерә, балаларны спортка тарту эшендә күп еллар хезмәт итә. Мәликә исә бала үстерү ялына киткәнче “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе булып эшләде.
Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина яшь гаиләгә котлауларын ирештерде. Район мәдәният йортында оешкан “Садә” ансамбле яшь гаиләгә матур җырларын яңгыратты.
-Улыбыз Самир апа һәм абыйсы янына иптәш булып 31 декабрьдә туды. Гаиләбездә бик шатлыклы вакыйга бу! Безне зур бәйрәмгә чакырдылар, хөрмәтләделәр. Туу турындагы таныклыкны алу тантанасында катнаштык. Баланы үгет-нәсыйхәтләр белән тәрбияләрбез, чын баһадир егет итеп үстерербез, районыбызның патриоты булыр дип ышанабыз, - диде Ленар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев