Апаста яшәүче Фарук абый һәм Ясинур апа Сафиуллиннар олы хөрмәткә лаек булды
Шәһәр тибындагы Апас бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина 55 ел парлы гомер кичерүче Сафиуллинар гаиләсенә рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
(30 июль, “Апастово-информ”).
Фарук абый һәм Ясинур апа Сафиуллиннарның иңне–иңгә куеп яшәүләренә 55 ел булган. Алар икесе дә озак еллар Апасның сөт һәм май комбинатында намуслы хезмәт куйганнар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә оныклар сөяләр.
-Тату яшәү өчен сабыр булырга кирәк. Без дә авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак итеп гомер көзенә җиттек. Балалар үстереп, оныклар сөеп, гомер үткәне сизелмәде дә, диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев