Апаста яшәүче Нәҗип абый һәм Фәнсирә апа Сәмигуллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр
55 ел иңне иңгә куеп, матур парлы гомер юлы үтүче Нәҗип абый һәм Фәнсирә апа Сәмигуллиннар районда үрнәк гаилә булып яшиләр.
(5 август, “Апастово-информ”).
Зөбәрҗәт туйларын да алар тигезлектә, балалары янәшәсендә каршыладылар. Нәҗип абый һәм Фәнсирә апа Сәмигуллиннарга район җитәкчелегенең дә котлаулары юлланды. Шәһәр тибындагы Апас бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина район башлыгының изге теләкләрен ирештереп, Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды
Нәҗип абый һәм Фәнсирә апа Сәмигуллиннар районда үрнәк, тәрбияле гаиләләрнең берсе. Озак еллар районда хезмәт итеп, халык ихтирамын яулаган кешеләр. Нәҗип абый озак еллар элемтә өләсен җитәкләгән, Фәнсирә апа кибеттә сатучы булып эшләгән. Алар дүрт балага гомер бүләк итеп, аларны да үз үрнәгендә тырыш, намуслы итеп тәрбияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев