Апаста яшәүче Рафыйк абый Мухамов район башлыгының Котлау хатын алды
Апаста гомер итүче Рафыйк абый Мухамов 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(12 январь, “Апастово-информ”).
Юбилярны шәһәр тибындагы Апас бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина тәбрикләп, район башлыгының Котлау хатын тапшырды, истәлекле бүләге белән сөендерде.
Рафыйк абый Мухамов Шыгай авылында туып-үскән. Дүрт яшендә чагында әтисен сугышка алганнар. Чордашлары кебек үк Рафыйк абый да бик иртә хезмәт арбасына җигелгән, әнисенең олы таянычы булган.
Рафыйк абый яшь чагында башта тракторда эшләгән. Гаилә коргач, читкә китеп, 10 ел шахтада хезмәт куйган. Аннары туган якка әйләнеп кайтып, Апаста төпләнгәннәр. Озак еллар Апас “ПМК 972” оешмасында эшләп лаеклы ялга чыккан.
Рафыйк абый тормыш иптәше Рәшидә апа белән 60 ел бергә гомер итте. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, бала хәсрәте дә читләп узмады аларны. Бер уллары вакытсыз вафат булды. Рәшидә апаның гүр иясе булганына да дүрт ел узды.
Рафыйк абый бүгенге көндә балаларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, хасияттә гомер кичерә. Күпсанлы онык-оныкчыклары да “дәү әти” дип өзелеп торалар. Бер оныгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә Ил иминлеге сагында тора.
Рафыйк абый Мухамов үзенә күрсәтелгән хөрмәткә бик сөенеп, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде, хезмәт уңышлары теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев