Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста яшәүче Сәлимҗан абый Әхмәтҗанов үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршылады

Олуг юбилярны район башлыгы исеменнән шәһәр тибындагы Апас бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина тәбрик итте. Ул Сәлимҗан абыйга ихлас теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.

(18 апрель, “Апастово-информ”).
Сәлимҗан абыйның хезмәт юлы бай һәм үрнәкле. Ул гомер буе автобус йөртүче булып эшләгән, төрле оешмаларда хезмәт куйган. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен медальләр һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә ул кызы Миңсылу апа тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Балалары, оныклары да килеп-китеп йөриләр, хәлен белешеп торалар.
- Әтиебез, Аллага шөкер, сау-сәламәт, әле дә бик актив. Җәй җитсә, кулыннан чалгы да, көрәк тә төшми. Бакчада да ул минем зур ярдәмчем - яшелчәләрне дә бергәләп утыртабыз, суларын да бергә сибәбез, йорт тирәсен дә карап, тәртипләп кенә тора ул. Әти булгач бик рәхәт, без бер-беребезгә терәк тә, иптәш тә, - ди Миңсылу апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев