Апаста яшәүче Венера Хәлимова шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты исеменнән бүләкләр алды
Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина хезмәт ветераны Венера Хәлимованы истәлекле юбилее белән котлап, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм хәзер дә киңәшләре белән ярдәм итеп торганы өчен олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.
(23 декабрь, “Апастово-информ”).
“Венера апа Хәлимова Апас авыл Советында 23 ел бер урында сәркатип вазифасын башкарды. Үз хезмәтен тырышып, җиренә җиткереп үтәве, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды. Бүгенге көндә дә аның эш кәгазьләрен барлап, анардан үрнәк алып, хезмәт итәргә омтылам. Венера апа күптән лаеклы ялда булса да, әле дә аның киңәшләренә таянам”, - ди Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев