Апаста яшәүчеләр ишегалдын көннән-көн матурлый
Апасның Завод урамындагы 21нче ике катлы йорт 1989 елда төзелгән. Биредә 18 фатирда 46 кеше яши.
(17 август, “Апастово-информ”).
Йортның ишегалды төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы белән аерылып тора. Бар җиргә чәчәкләр, агачлар, куаклар утыртылган. Биредә яшәүчеләр ишегалдын көннән-көн матурлый, камиллеккә омтыла, бүген эшләгән белән генә тукталып калмый. Шунысы да игътибарга лаек – әлеге күпфатирлы йортта олысы-кечесе бердәм, дус, тату булып, бер йодрыкка берләшеп көн күрә. Шатлыклары да, борчулары да, эшләре дә, уңышлары да уртак аларның.
-Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегалдыбыз төзекләнгәч, матур сукмаклар ясалгач, без дә үз өлешебезне кертергә, матурларга уйладык. Күршеләр бик әйбәт. Ишегалдыбыз да үрнәк булып тора. Чәчәкләр утырттык, суларын сибәбез, карап торабыз. Чыгып утырсак та, җыелып берәр бәйрәм үткәрсәк тә күңел җирендә, - ди биредә яшәүче, чәчәкләр телен, матурлык серен аңлаучы Сания апа Зәйнуллина.
Дания апа Вәлиуллина әлеге йортта 30 ел яши. Бүгенге матурлыкка, уңайлыкларга сөенечен яшерми. Гаиләсе белән матурлау эшләрендә дә катнашалар.
-Районкүләм “Иң чиста һәм төзекләндерелгән, матур авыл, ишегалды, урам” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган акчага кар эттерү өчен мини-трактор, үлән чапкыч, гөл савытлары алдык. Эшләрдә барыбыз да катнашырга тырыша. Кичләрен бер-беребез белән күрешәбез, киңәшләшәбез, ял итәбез. Аллага шөкер, чәчәк арасында яшибез, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев