Апаста квадроциклларда һәм автомобильләрдә кызыклы узыш көтелә
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста квадроциклларда һәм автомобильләрдә кызыклы узыш көтелә

26-27 апрельдә, районның Сабан туе мәйданында «Карусель-2025» боҗралы трофи - квадроциклларда һәм автомобильләрдә узышлар була.

(22 апрель, “Апастово-информ”).



Трассада призлы урыннар өчен һәвәскәрләр һәм спортчылар көрәшәчәк. Алар кызыклы һәм катлаулы юл узачак, сазлыклы, чокырлы, балчыклы, комлы күтәрелеше булган җирләрдә узышачак.
26 апрель көнне ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. 17.30 сәгатьтә бүләкләү тантанасы.
27 апрель көнне 9.10 сәгатьтә башлана. 18.30да бүләкләүләр каралган.
0+


Нет комментариев