Апаста Ленинград камалышының шаһитлары хөрмәтләнә
Ленинград блокадасы өзелүгә 81 ел тулу уңаеннан районда яшәүче, дәһшәтле сугыш елларының тере шаһитлары булган өлкәннәргә ихтирам күрсәтелә. Әлеге уңайдан төрле чаралар уза.
(27 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова истәлекле көн уңаеннан чолганыш эчендә калган шәһәрнең аянычлы вакыйгаларын үз күзләре белән күргән Галия апа Гыйззәтуллинага район башлыгының җылы сүзләрен ирештерде, күчтәнәч-пакетлар тапшырды.
Җирлек башлыгы Наилә Насретдинова, авылның мәдәният хезмәткәрләре, “Яшь гвардиячеләр”, “Алдынгылар” хәрәкәте, укучылар, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина да Галия әбинең үткәннәрен уртаклашты.
Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Бүгенге көндә Дүртиле авылында гомер кичергән, Сария апа Сафина Казанда кызларында яши.
Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта еш искә алырга яратмаса да, хатирәләр яңарып, күңеле тулган чаклар еш була. Бүгенге очрашу вакытында да күзләре яшькә чыланды аның.
-Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, җәе буе кайттык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, - диде ул.
Галия озак еллар колхозда хезмәт иткән. Фермада сыерлар сауган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев