Апаста мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Район мәдәният йортында 5нче октябрь – Укытучылар көне уңаеннан бүләкләү тантанасы узды.
(2 октябрь, “Апастово-информ”).
Бәйрәм чарасы иң мәрхәмәтле, иң зирәк, иң сизгер күңелле мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләргә багышланды. Биредә аларга мактау һәм котлау сүзләре яңгырады.
“Укытучының язмышы балалар белән тыгыз бәйләнгән. Сез мактаулы да, җаваплы да һөнәр ияләре. Сезгә тырыш, фидакарь хезмәтегез өчен чын йөрәктән олы рәхмәт. Сез үстергән балалар арасында нинди генә белгечләр юк. Җитәкчеме, колхозчымы, эшчеме - барысы да тәүге белем алып, мәктәп бусагасын атлап, олы тормыш юлына чыккан кешеләр. Тормышыгыз бүгенге кебек хөрмәтле, якты, матур булсын, киләчәктә дә хезмәт уңышлары яулап яшәргә язсын, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Бәйрәм уңаеннан укытучыларга, тәрбиячеләргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кызыл Тау мәктәбеннән Гөлфия Гарипова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева укытучыларга күңел түреннән чыккан иң җылы теләкләрен ирештерделәр, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәм тантанасыннан соң “Саф күңелгә тап төшми” дип исемләнгән спектакль тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев