Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан узган чарада район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлаулар ирештерде.
(4 октябрь, "Апастово-информ").
"Хөрмәтле өлкәннәребез, сез хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Без Сез салган нигез, сез салган сукмак буйлап барабыз, эшлибез, сезнең киңәшләргә таянабыз. Хезмәтегез, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт. Озын гомерле, сәламәт булыгыз", - диде ул.
Шулай ук, хәрбиләргә ярдәм итүче олы йөрәкле көмеш волонтерларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев