Апаста социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар
265
0
Чит кешеләрнең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашып, ярдәм кулы сузарга ашыгучы игелекле, мактауга лаек хезмәт ияләре - социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.
(11 июнь, “Апастово-информ”).
Районда әлеге өлкәдә 62 кеше хезмәт куя. 38 социаль хезмәткәр өлкәннәргә ярдәм итә.
Әлеге һөнәр ияләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән рәхмәтен, хөрмәтен ирештерде. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина мактау сүзләрен җиткерде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына ия булдылар.
Өйгә барып хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә эшләү, гаилә мөнәсәбәтләрен хәл итү дә зур сәләт һәм игътибар сорый. Социаль чараларны халыкка җиткереп, бүлекчәгә шәхси сорау белән килгән райондашларның мөрәҗәгатьләрен тыңлап, хәл итү юлларын табу да идарә хезмәткәрләренең бер юнәлеше.
Социаль яклау идарәсе төрле грантларда катнаша, яңа технологияләр керә, яңа хезмәтләр ачыла.
Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да социаль хезмәткәрләрнең игелекле хезмәт башкаруын билгеләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев