Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста волонтёрлар ярдәме дәвам итә

Апаста һәм районыбыз авылларында хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләү эше дәвам итә

(13 апрель, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә волонтёрлар тарафыннан тактик носилкалар тегү һәм җыю эше актив рәвештә алып барыла. 


Моннан тыш, “Алга” яшүсмерләр клубында да гуманитар ярдәм җыю оештырылган. Игелекле райондашларыбыз көн саен, ике сменага бүленеп, җиң сызганып хезмәт итә.


“Биредә һәркем үз өлешен кертә ала - кирәкле әйберләр алып килеп, хәрбиләргә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Илебезнең иминлеген саклаучы егетләргә ярдәм итү - һәркемнең бурычы. Район халкын әлеге игелекле эшкә кушылырга өндибез”, - ди Апас волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев