Апастан Яруллиннар гаиләсе «Нечкәбил — 2025» бәйгесендә катнашты
Кайбычта «Ныклы гаилә» федераль проекты һәм «Татарстан — ныклы гаилә территориясе» республика акциясе кысаларында «Нечкәбил — 2025» Татарстан гаиләләре фестиваленең зона туры узды.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
«Нечкәбил-2025» конкурсының зона турында катнашу өчен алты районнан конкурсантлар җыелды. Апас данын Яруллиннар гаиләсе яклады.
Аларның гаиләсе турында видеоролик күрсәтелде. Яруллиннар гаиләсенең традицияләре, милли кыйммәтләре яктыртылды.
Зәйнәп Яруллина сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Аларга алдагы турларда да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев