Апастан Мәрьям апа Төхвәтуллина 90 яшьлек туган көненә токмачларны үзе кискән
Апаста яшәүче Мәрьям апа Төхвәтуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Мәрьям апага район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын һәм бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Асия Әхмәдуллина тапшырды.
Мәрьям апа озак еллар Таджикистан якларында яшәгән, анда 37 ел мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләгән. 2004 елда Апас районына кайтып төпләнәләр. Ул бүген биредә кызы Рауза һәм кияве Рөстәм Корбановлар тәрбиясендә яши.
Мәрьям апа бер генә дә тик тормый, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Тәмле итеп пылау, юка, кош телләре пешерә. Туган көненә дип кул токмачы да җәеп кискән. Бакча тутырып яшелчәне дә үстерәләр. Орлыкларны ул үзе чәчә, үсентеләрне утырта.
“Мин Апаста эшләгән кеше түгел. Шулай да бик зур хөрмәт күрсәттеләр. Мине зурлаган җитәкчеләргә рәхмәт”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев