(7 ноябрь, «Апастово-информ»)
Валентина апа белән Габдирашид абыйның йортлары ерактан ук балкып тора. Капкадан килеп керү белән гөлбакчага хәйран каласың. Һәр җирдән тәртип, пөхтәлек бөркелә. Өй эче дә гүзәллеккә күмелгән. Һәр почмак күңел җылысы кушылган кул эшләре белән бизәлгән. Әкият геройлары сыман йомшак уенчыклар тезелешеп утырган, курчаклар да, урман җәнлекләре дә бар монда. Ротанг белән үрелгән кашпо савытларында гөлләр чәчәк ата. Бәйли дә, чигә дә, тегә дә Валентина апа. Кыскасы, уңган-булган ханымның шөгыльләрен санап та бетерерлек түгел. Нәрсәгә тотынса да, кулларында ут уйната.
-Әнием үзе йон эрләп бәйли иде. Анардан күреп, мин дә кызыксына башладым. Башта әнием өйрәткәнчә җылы оекбаш бәйләдем. Килеп чыкканын күргәч, тагын да илһамланып киттем. Аннары итәк белән кофта бәйләп куйдым. Анысы да бик матур булды. Бәйли-бәйли остардым. Балаларыма да, иптәшемә дә җылы киемнәр бәйли идем. Хәзер дә бушрак вакытым булса, кулыма бәйләү алам. Һәр эшемне кызыклырак, үзенчәлеклерәк итәргә тырышам, - дип сөйли ул үзе.
Йомшак уенчыкларның да ниндиләре генә юк...Куян, аю, елан, ташбака – һәрберсе турында яратып сөйли Валентина апа. Күбесен оныкларына бүләк иткән, туганнарына да өләшкән ул.
-Үрнәкләрен интернеттан карыйм. Шуннан өйрәнәм дә. Эшләр өчен кирәк-яракларын да интернеттан заказ белән кайтартам, җепләрен табигый, балалар өчен зыянлы булмаганнарын алам. Эшләп бетереп, нәтиҗәсен күрү - бигрәк тә рәхәт, - ди ул елмаеп.
Валентина апа тегәргә дә бик оста. Әлеге шөгыльгә дә мәктәптә өйрәнгән. Башта укытучылары ярдәмендә эчке киемнәр теккән. Аннары күлмәкләр тегә башлаган. 7нче сыйныфта чагында әнисенә матур итеп җәйге күлмәк тегеп биргәнен әле дә күңелендә җылы истәлек булып йөртә. Гаилә корып яши башлагач урын җәймәләре дә тегәргә тотынган. Үзенең тегү машинасы да бар. Шулай ук әле күптән түгел генә тагын бер яңа кәсепкә өйрәнгән. Ротанг белән үреп, кашполар ясый ул. Бик матур, зәвыклы гөл савытлары өйне тагын да бизәп, гүзәлләндереп тора.
-Күбрәк кышкы озын кичләрдә, бакчада эшләр беткәч тотынам бу шөгыльләргә. Шулар белән күңелемне юатам. Җаныма рәхәтлек һәм тынычлык алам, барлык сагыш-борчуларым да онытылып киткәндәй була. Кул эшләрем - минем күңел халәтем, - ди уңган күршем.
Аш-суга да бик оста ул. Камыр ризыклары күпереп пешә. Бәлешләре, өчпочмаклары тел йотарлык була. Татлы кабымлыклары да үзенчәлеге белән сокландыра.
-Тортлар да пешерергә яратам. Аларның кремнарын гадирәк итеп эшләсәм дә, бизәлешенә бик игътибар бирәм. Төрлечә ясап карыйм, матуррак итәргә тырышам. Ризыкларым уңгач, күңелем тагын да үсә. Якыннарымны, күршеләремне сыйлыйм. Көн саен диярлек табынымда берәр тәмле нигъмәт булырга тиеш, - ди ул.
Валентина апа белән Габдирашид абый Үзбәкстан якларыннан. Бергә балачактан таныш алар. Бер урамда уйнап үскәннәр, балалар бакчасына да бергә йөргәннәр, бер мәктәптә, бер сыйныфта белем алганнар. Валентина апа һөнәре буенча хисапчы-икътисадчы. Хезмәт юлын финанс өлкәсендә башлаган. Аннан соң озак еллар чәчтараш, соңрак Россиягә күчеп килгәч пешекче булып эшләгән. Габдирашид абый бар гомерен хәрби хезмәт белән бәйләгән. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, уллары Руслан Мурсалимов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Кызлары Анастасия гаиләсе белән Санкт Петербург өлкәсендә яши. Ул да әтисе кебек хәрби юлны сайлаган. Валентина апа белән Габирашид абый икесе дә лаеклы ялда. Өзелеп торучы өч оныклары бар. Апаска алар очраклы рәвештә килеп төпләнделәр.
- Татарстанга күчеп килгәч, башта Казанда яшәрбез дип уйладык. Апасны күргәч үк, бу уйдан кире кайттык. Җирлек безне үзенең гүзәллеге, ихлас кешеләре белән җәлеп итте. Безгә биредә бик рәхәт. Монда килеп төпләнүебезгә бер дә үкенмибез, - ди Габдирашид абый.
Валентина апа белән Габдирашид абыйны бүгенге көндә районда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Олы йөрәкле, киң күңелле, ачык йөзле үрнәк парны райондашлар күптән үз иттеләр. Валентина апа тыйнаклыгы, сабырлыгы, ярдәмчеллеге белән дә аерылып тора. Бүген ул саваплы эштә, игелекле хезмәттә. Районыбызның көмеш волонтерларына кушылган. Бар тырышлыгын куеп, изге теләкләре белән, хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерли. Үзеннән өлеш кертеп, ярдәм итә алуына куанып эшли.
Менә шулай матур, сокландырырлык пар булып, һәр мизгелдән тәм табып, зур югалтулар кичерсәләр дә, сабыр калып, үрнәк гомер кичерәләр Мурсалимовлар.
Нет комментариев