“Апастово-информ”да бүген бәйрәм
“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызы 11нче май көнне күркәм юбилеен каршылый.
Табигатьнең иң матур чорында, тирә-якка матурлык, кешеләргә шатлык өләшергә дип дөньяга аваз салгансыз да, нәфис гүзәл затның нинди зур эшләр башкара алуын дәлилләп, әниегезгә, гаиләгезгә терәк булып, кирәк чакта ут, кирәк урында нур булып гомер итәсез. Хатын-кызның яшәештәге көчен, булдыклылыгын сезгә карап ныграк аңлыйсың.
Ходай матурлыкны, гүзәллекне дә кызганмаган, тырышлыкны да мулдан биргән. Ярты юлда туктап калу, чигенү, кешегә салыну сезгә чит сыйфатлар.
Нечкә хисләр, күңел зирәклеге иҗат дөньясына алып килгән. Кечкенәдән ук кулыгызга каләм биреп, Ходай Тәгалә җаваплы да, тынгысыз да, татлы да вазифа белән бүләкләгән. Белем серләрен тирәннән төшенеп, сәхнәдә үскән, кешеләр белән аралашырга яраткан яшь журналист кыз, йөрәк түрендәге хыялын туган ягына кайтып тормышка ашырган. Районда телевидение ачу теләген җиткергәч, җитәкчелек тә хуплап алып, аның көченә ышанып, “Апас хәбәрләре”н оештыру эшен йөкләгән. 20 елдан артык төсле экраннар алдында телевизор караучыларны сәламли ул. Бердәм, сәләтле коллектив туплап, заманча цифрлы телевизон челтәргә кушылу бәхетенә дә ирештеләр.
Гөлнара Рөстәм кызы Сөнгатуллина күптән түгел генә “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе булып билгеләнде. Әлеге эшкә дә җиң сызганып эшләргә дип алынды.
Хөрмәтле җитәкчебез! Сез – хезмәтегезне яратып башкаручы, коллективта авыр чакларда терәк булучы, аңлаучы, хәлгә керүче, ярдәмчел, тырыш, җитез, тынгысыз җитәкче, үткен каләмле журналист. Даими эзләнү, замана белән алга бару, тормышның барлык өлкәләреннән хәбәрдар булу, яңалыкка омтылу һәм иҗат ялкыны белән янып, ялкынланып яшәү сезне тагын да күркәм итә. Балкып торучы йөзегез, бай телегез, күңел халәтегезнең матурлыгы белән райондашларның мәхәббәтен яуладыгыз. Күркәм сыйфатларыгыз белән коллективта, тирә-якта хөрмәт казандыгыз. Сездән яшәү нуры, яктылык, җылылык бөркелә. Тормыштагы уңышларыгыз, хезмәттә ирешкән нәтиҗәләрегез, җиңүләрегез – барыбыз өчен дә сокланырлык матур үрнәк.
Гөлнара Рөстәм кызы гаиләсендә дә бик кадерле. Яраткан тормыш иптәше, бәхетле әни ул. Якын итеп килеп керер туганнары, дуслары, тирә-күршеләре бар. Бер эштән дә куркып тормый ул. Күпләп кош-кортлар үстерә. Яшелчәләре дә мулдан уңа. Һәр ризыкны тәмле итеп пешерә белә. Ул белмәгән эш, аңламаган өлкә юктыр.
Хөрмәтле Гөлнара Рөстәмовна! Сәламәтлек, гаилә тигезлеге, күңел тынычлыгы, балалар игелеге телибез сезгә. Алга таба да иҗат чишмәсен саектырмый, яңадан-яңа уңышларга ирешергә Ходай насыйп итсен. Янәшәдә һәрчак якыннар, тугры дуслар, ышанычлы хезмәттәшләр булсын.
Тормыш юлың узсын шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын,
Вак яңгырлар аны юмасын.
Иң изге теләкләр белән - “Апастово-информ” коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев