Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Бакчага чыккач бар дөньям онытыла”

Күпләр киләчәген калада күзаллаганда, шәһәр кызы Гөлнара язмышын авыл белән бәйләргә уйлый.

  Бер дә куркып калмыйча, җир эшенә, авыл тормышына тартыла. Бүген тормыш иптәше Рәис белән берлектә булдырган тормышларыннан ләззәт алып, һәр башкарган эшләреннән тәм табып яшиләр. 
Каратунда гомер итүче Рәис һәм Гөлнара Гафаровлар – уңган, эшчән, үрнәк гаиләләрнең берсе. Аларның хуҗалыклары әллә каян үзенә җәлеп итә. Йорт-җир, бакча чәчкә-гөлләргә күмелгән. Яшелчә, җиләк-җимешнең дә нинди генә төре юк, уңышлары шаккаттыра. Ел да күпләп кош-корт та асрыйлар. 
Бакчада эш күп булса да, Гөлнара өчен ул ял итү, көч туплау һәм көн дәвамында җыелган киеренкелектән арыну урыны. Бакчадагы һәр карыш җиргә бердәй игътибар биреп, яшелчә, җиләк-җимешләрне уңган куллары белән генә түгел, күңел, йөрәк җылысы, яратуы белән дә үстерә ул. Мул уңышның сере дә әнә шунда. 
-Әтием – шәһәрдә туып-үскән. Ул гомер буе авылда яшәргә хыялланды. Аның теләкләре миндә кабул булды. Авыл тормышын шундый үз иттем, җир, бакча эшен бик яратам. Дәү әнинең бакчасына барып йөрдек. Ул яшелчә үстерү серләрен азмы-күпме өйрәтте. Март аенда орлыкларны чәчеп, бүлмәдән-бүлмәгә күчереп йөртергә тотынам. Иң элек чәчәкләр чәчәм. Помидор һәм кыяр орлыкларын апрель аенда туры теплицага гына утыртам. Алар көчлерәк була, авырмый. Җиләк-җимешләрнең дә бар төрен бакчабызда булдырырга тырышам. Викторияне бик яратып карыйм. 5-6 төрен утыртып, кар яуганчы уңыш алабыз, - ди хуҗабикә. 
Гафаровларга бакчаның муллыктан сыгылып торган, базларның, суыткычларның кыш өчен әзерләнгән уңыштан шыртлап тулган чагында бардык без. Рәт-рәт тезелгән помидорлар, җиргә сибелгән карбыз-кавыннар, теплица тулы кыярлар, куакны сарып алган кура җиләге, кара җиләк, сыгылып төшкән алмагачлар һәм башкалар соклану уята. 
-Кайчакта кәеф тә булмый, арып та китәсең. Бакчага чыккач бар дөньям онытыла. Йөрәгем, тәнем белән шул эшкә кереп китәм. Мин бакчада яшим дисәм дә дөрес булыр. Җирләрне эшкәртергә тормыш иптәшем булыша. Әллә нинди химикатлар кулланмыйм. Бакча өчен янган тирес әйбәт. “Кеше хатыннары туннар, машиналар сорый, сиңа тирес, ком, туфрак кирәк”, - дип, тормыш иптәшем дә шаярта. Мин шулар белән мәж килеп ятам инде, - ди Гөлнара. 
Кыш җитеп, карлар яумаса, мөгаен, Гөлнара бакчадан кермәс тә иде. Бакчасының һәр почмагы, һәр ай турында яратып сөйли ул. 
-Һәр ай үзенчәлекле. Май аенда бөтен табигать уяна. 25 төп алмагачыбыз бар, чияләребез, сливаларыбыз күп. Алар ап-ак чәчәккә күмелә. Июнь аенда җиләк өлгерә. Аны җыеп керүләре, чиләк-чиләк уңыш алу үзе ни тора. Июль - кура җиләге, карлыганнар ае. Августта кыяр, помидорлар эшкәртәсең, алмалар каплыйсың. Һәр айның үз рәхәтлеге бар. Утыртканда өфелдәп торасың, үссен өчен тырышасың, алар белән сөйләшәсең, чәчәк атуын күзәтәсең, аннары инде уңыш җыясың. Уңышны алу гына түгел, матур итеп эшкәртергә дә кирәк, - ди бакчачы. 
Бакчада ике теплица урын алган. Аларны да тәртибен, нечкәлекләрен белеп кенә утырткан. Иң иртә өлгергән помидор сабакларының уңыш биргән өлешен кисеп, яңадан тармакланырга калдырган. Көннәр салкынайтканчы, алар да уңыш бирер дип өметләнә. 
- Һәр теплицага зур сыешлыклар белән су куелган. Коры һава төрле авырулар китереп чыгара. Дымлы һавада талпаннар булмый. Кыяр су ярата. Аңа көн саен күп итеп су сибәм һәм коендырам да. Яшелчәләрне тукландырып торам. Теплица янында савыт белән әчетке тора. Аны атна саен сибәм. 1 чиләк тавык тизәге, көл, кычытканны суга салып 10 көн әчетәм һәм су сипкәннән соң гына 1 лейкага 1 литр салып сибеп чыгам, - дип серләре белән дә уртаклашты ул. 
Рәис һәм Гөлнара Гафаровлар моннан 29 ел элек кавышып, бүгенге матур тормышларын булдырганнар. Бер-берсен тулыландырып, яратып, әтиләре Рөстәм абыйны да хөрмәт итеп, һәркемгә үрнәк булып яшиләр. 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 3 оныклары бар. Гаиләдәге һәркем матурлыкка гашыйк. Һәркайсының үз шөгыле, мавыгуы бар. Аш-суга да, җир эшенә дә оста алар, ял итәргә, күмәк эшләргә дә вакыт табалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев