Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Бер гомер – меңләгән кадр

Гаҗәеп нәрсә хәтер! Кеше күңеленә бөтен бар дөньяны сыйдыра Хәтер миңа оста фотограф та, Оста актер булып тоела.

Язмам башлыча 1941нче елның 31нче августында Апаста туып-үскән тәҗрибәле фотограф, районда танылган кеше Әсгать Исмәгыйль улы Нурмиев турында. Әтисе Исмәгыйль абый 1941нче елда шәхси йөк машинасы белән Бөек Ватан сугышына китә. Германиядә әсирлеккә төшеп, аңа немецларга хезмәт итәргә туры килә. Бәхетенә исән калып, әмма, сукыраеп, туган Апасына әйләнеп кайтырга насыйп була. Хатыны Халисә апа белән тормыш корып, биш бала табып үстерәләр. Әсгать абый гаиләдә икенче бала – сугыш чоры баласы.

Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны - минем күршем Шәрәфиев Галәтдин абый 14 яшьлек Әсгатьне фотога төшерергә өйрәтү өчен КБОга (көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинаты) алып килә. Монда илле еллар эшләү дәверендә параллель рәвештә районыбызның “Йолдыз” газетасында фотокорреспондент булып та эшли. Апаста КБО ябылгач, Буа КБОсында да эшләп ала. Александр Сергеевич Филиппов редакторлыгында чыгучы “Йолдыз”да Азат Сункишев, Вахит Харрасов, Фиргать Фәйзуллин кебек тәҗрибәле журналистлар белән авылларда командировкаларда йөреп (ул елларда Кайбыч та безнең район составында иде) осталыгын арттыра. Шул елларда ике районның кемнәрен генә төшермәде икән ул? Паспорт, партбилет, комсомол билеты – нинди дә булса документка фото кирәк икән – Әсгать абыйга мөрәҗәгать иттек.

Мәктәпләрдәге, балалар бакчаларындагы чыгарылыш кичәләре, классташлар очрашулары, аерым сыйныфлар, укучылар, бакчадагы төркемнәр, никах, туй кичәләре, аерым гаиләләр һәм башка бик күп чаралар – Әсгать абыйның фотограф хезмәтендәге җитмеш еллык иҗат җимеше. Лаеклы ялга чыккач, Әсгать абый 35 меңлек (ул заманда зур акча) төсле компьютер сатып ала һәм шунда эшләргә өйрәнү өчен Самарага барып укып кайта.

Өйләрендә махсус фотокабинет булдыра. Мондагы фотоприборлар, 33 данә фотоаппарат кына да аның фото эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлеген раслый. Аның 70 еллык хезмәтенең нәтиҗәләрен аңа төрле елларда бирелгән дипломнар һәм Мактау кәгазьләре сөйли.


  60 елдан артык “Йолдыз”газетасын берөзлексез алдырган әбүнәче буларак, архивында “Йолдыз”ның күптәнге саннары саклана. Адарны Әсгать абыйның йөзләгән фотолары бизәп тора. Апас һәм Кайбыч районнарының һәрбер йортында Әсгать абый төшергән фотолар әле дә сакланадыр дип ышанам мин. Шәхсән өебездәге бик күп альбомнар гел аның төшергән фотоларыннан гына тора дисәм дә ялган булмас. Әле мин аңа гади генә “Смена” фотоаппаратында, аннан соң “Кодак”та фотога төшерергә, проявитель, закрепительләр белән ничек эш итәргә өйрәтүе өчен дә бурычлы. Бу һөнәр миңа киләчәктә балаларымны, оныгымның балалар бачасындагы бәйрәмнәрен, башлангыч сыйныфта уздырылган чараларын һәм башка күп кенә чараларны төшерергә ярдәм итте. 
 

Минем Пионерлар һәм укучылар йортында эшләгән чорым. 1987нче елның 26нчы мартында Казаннан бер төркем язучылар, шагыйрьләр, журналистлар – алар арасында якташыбыз Шәүкәт абый Галиев, Роберт Миңнуллин да бар – катнашында “Яшь ленинчы” газетасы һәм “Ялкын” журналын укучылар бәйрәмен зурлап уздырдык. Апас һәм Кайбыч районнары мәктәпләреннән 400 укучы катнашкан бу бәйрәмне баштанаяк Әсгать абый төшерде һәм ул фотолар кадерле альбом булып өебездә саклана. Гомумән, Пионерлар һәм укучылар йорты тарафыннан уздырылган чараларны фотога төшерергә Әсгать абыйны гел чакыра идек һәм ул беркайчан да каршы килмәде. 
 

Әсгать абыйның фотограф һөнәреннән башка һөнәрләре бихисап. Ул – оста умартачы, бакча эшен бик яратып эшләде, кырларга чыгарга, балык тотарга ярата иде. Бу һөнәрләрен балаларына һәм оныкларына да сеңдерергә тырышты. 


  Язмамның герое турында язганда аның тормыш иптәше Диләрә Әхмәт кызы турында да җылы, рәхмәт сүзләремне язып үтим әле. Диләрә бик яшьли күрше Кама Тамагыннан Апастагы туганнарына кунакка килгән җиреннән Әсгать абыйга насыйп булган үтә ярдәмчел, киң күңелле, бик юмарт ханым. Әсгать абый белән Диләрә 1965нче елның 7нче августында өйләнешәләр. 59 ел бергә яшәү дәверендә алар өч бала үстерделәр.  Бүгенге көндә Диләрә сигез онык, алты оныкчыгына дәү әни булып яши. 
 

Безнең гаилә бу гаилә белән кырык елдан артык дуслыкта. Диләрә апаның ярдәмчеллеге, киң күңелле булуы турында күп сөйләргә мөмкин. Авыр вакытларда ул һәрчак янәшә булды: авыру чакта саклаучы да, күңел төшкәндә юатучы да, гаилә бәйрәмнәрендә оста пешекче дә булды.

  Аның хезмәт юлы да мактауга лаек. 1973-1984 елларда күптармаклы коммуналь хуҗалыкта эшли, ә 1984 елдан 2004 елга кадәр Буа “Энергия сату” предприятиесенең Апас бүлекчәсендә контролер булып хезмәт куя. Ул елларда күп авылларда әле газ юк, кешеләр өйләрен ут белән җылыткан чор. Контролерлар авылдан авылга йөреп, электр энергиясе кулланылышын тикшергән. Юллар начар, күп авылларга асфальт салынмаган вакыт. Атнаның өч көнен юлда үткәргән бу хезмәт елларында ничә пар аяк киеме туздырылгандыр – санап бетерерлек түгел.
 

Бүген язмыш Диләрә апаны да сынап тора. Авыр операцияләрдән соң ул инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр. Әмма тормышка мәхәббәтен югалтмый: үзе ашарга пешерә, өчпочмаклар, сумсалар әзерли.
  Әсгать абый да соңгы елларда авыр операцияләр кичерсә дә, ике ел буе тормыш иптәшен кайгыртып карады. Шуңа күрә Диләрә апа аны зур рәхмәт һәм сагыну хисләре белән искә ала.
 

Мин бу язмамны Әсгать абый вафат булгач язарга ниятләгән идем. Әмма тормыш мәшәкатьләре аркасында бу эшне вакытында башкарып булмады. Ләкин яхшы кешеләрне искә алу, аларга рәхмәт белдерү өчен беркайчан да соң түгел.
 Язмамны үзем язган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
  Сезнең кебек кешеләр
  Безгә гел үрнәк була.
  Иң кыен, авыр чакларда да
  Таяныч, терәк була.

 

Миләүшә Вәлиуллина,
  мәгариф һәм хезмәт ветераны.
  Апас.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев