Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Бер куллы гына булсам да, Ходай мине Ана һәм хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итмәде”

Бөек Ватан сугышы еллары һәм сугыштан соңгы авыр чор күпме баланың язмышын үзгәрткән. Ул чор балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да, авыр хезмәтне дә күреп үсә. Аларга бик иртә олыгаерга туры килә: кемдер сабый килеш сугышка киткән әтисен көтә, кемдер фронттан гарипләнеп кайткан якыннарын карый, кемдер балачак уеннарын онытып, колхоз басуына чыга. Әмма шул авырлыклар аша үткән буынның күңелендә тормышка мәхәббәт, кешеләргә хөрмәт, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек югалмый.

Урта Балтай авылында гомер итүче Флюра апа Шакирова да нәкъ менә шундый язмышлы кешеләрнең берсе. Ул - сугыш чоры баласы, хезмәттә чыныгып үскән, тормышның иң авыр сынауларын да баш имичә күтәрә белгән көчле рухлы ана. 15 яшендә уң кулсыз калуына карамастан, ул язмышына рәнҗеп яшәмәгән, киресенчә, кешеләргә үрнәк булырлык сабырлык һәм түземлек күрсәткән.

“Әтиебез сугыштан каты яраланып кайтты. Фронтта алган җәрәхәтләреннән савыга алмады, иртә үлеп китте. Әни көн-төн колхозда эшләде. Биш балалы гаиләдә иң олысы булганга күрә, йорттагы бөтен мәшәкать миңа калды – энем һәм сеңелләремне карадым, өй эшләрен башкардым. Җиденче сыйныфны тәмамлагач ук безне дә колхоз кырына чыгардылар. Шунда башак биреп торганда комбайнга эләгеп, уң кулым өзелде”, - дип искә ала Флюра апа.

Бу фаҗига булган вакытта аңа нибары 15 яшь кенә була. Яшьлеге чәчәк атып килгән кыз өчен бу күтәрә алмаслык кайгы була. Ул чорда инвалид булып калу - бүгенге кебек ярдәм һәм терәк булмаган заманда - аеруча авыр сынау. Флюра апа да озак вакытлар үз язмышын кабул итә алмыйча йөри. Яшьтәшләре клубка чыгып күңел ачкан вакытларда ул ялгызы гына су буена төшеп китә. Шунда күңелендәге сагышын түгә, Ходайдан үзенә бәхет сорый.

“Үземә тиң яр табып, тормыш корып, балалар үстерә алсам иде”, дип елый-елый дога кылган чакларым күп булды, - ди ул.

 

Язмыш аның сабырлыгын күрә. Авылдашы, тыйнак һәм эшчән Мансур исемле егет белән тормыш корып җибәрәләр. Бергәләп бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Авырлыкларга карамастан, гаиләләрендә җылылык, хөрмәт һәм татулык була.

Бер кулында - ике кул көче

 

Флюра апаның якыннары аның турында бүген дә сокланып сөйли. Кызы Фәния апа әнисенең беркайчан да зарланмавын, үзен кызгандырмавын искә ала.

“Аллага шөкер, әниебез гомере буе тулы тормыш белән яшәде. Аның бер кулында ике кул көче бар иде. Беркайчан да “авыр” дип утырмады. Үзе кер юды, ашарга пешерде, утын ярды, мунча якты. Камыр да басты, токмач та кисте. Без йокыдан торганчы кайнар кабартмалар пешеп чыга иде. Күпертеп, тел йотарлык итеп пешерә белә иде ул аларны. Керләрне көн саен агарта-агарта юды. Без аның үзен кызганганын күрмәдек”, - дип сөйли кызы.

 

Флюра апа колхозда да төрле эшләрдә эшли. Бер куллы булуына карамастан, башкалардан калышмаска тырыша. Үзен кызгануларыннан хәтта ояла да ул. Шуңа күрә һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара. Колхоз 36шар буразна чөгендер эшкәртергә кушкач та, каршы килми, башкалар белән беррәттән эшли.

Сугыштан соңгы елларда авыл кешесенең тормышы болай да җиңел булмый. Әмма Флюра апа хезмәттән курыкмый. Ул буын кешеләренә түземлек, сабырлык һәм тырышлык хас була. Алар “булмый” дигән сүзне белмичә үсә.

 

“Авыр булса да, үз эшемне яраттым”

Флюра апаның хезмәт юлының зур өлеше почта белән бәйле. Ул 37 ел буе хат ташучы булып эшли. Бер кул белән авыр сумкалар күтәреп, авыл халкына газета-журналлар, хатлар тарата.

“Авылыбыз зур. Газета-журналлар күп килә иде. Юллар да бик начар булды: язын - пычрак, кышын кар ерып йөрисең. Әмма хезмәтемне яраттым. Халык почтаны көтә бит. Бер көн дә соңга калмаска тырыша идеек”, - дип сөйли ул.

Ул чорда хатлар кешеләр өчен иң кадерле хәбәр була. Кемдер армиядән улының хатын көтә, кемдер туганыннан открытка ала. Почта килгән көн авыл өчен зур вакыйга санала. Шуңа күрә хат ташучы хезмәте дә бик җаваплы була.

Флюра апага бу эштә балалары һәм тормыш иптәше дә булыша.

“Башта почтаны өйгә ташыйбыз, аннары бергәләп урамнарга таратып чыгабыз. Эш тә тизрәк бетә, бергә җиңелрәк тә була идее”, - дип искә ала ул.

Бүген аның эшен кызы Фәния апа дәвам итә. Ул да күп еллар почта хезмәтендә эшли, биш авыл өчен җаваплы ул.

“Ул вакытта почтаны ат белән алып кайталар иде. Халык газет-журналсыз тора алмый. Хат язышу, бәйрәмгә открытка җибәрү гадәте бар иде. Әнинең кешеләр белән һәрчак ягымлы сөйләшүенә, ачык йөзле булуына соклана идем”, - ди Фәния апа.

 

Язмыш сынаулары

Флюра апаны язмыш кабат-кабат сыный. Тормыш иптәше Мансур абый 49 яшендә инсульттан кинәт вафат була. Бу югалту аны бик тетрәндерә. Әмма иң авыры соңрак килә - улы Илсур да, әтисе язмышын кабатлап, 48 яшендә шул ук чирдән дөнья куя.

Ана өчен бала югалту кайгысын сүз белән генә аңлатып булмый. Флюра апаның да күз яшьләре күп түгелә. Әмма ул бу сынаулар алдында да сыгылып төшми.

“Ни генә кичермәдем инде. Тормыш утка да атты, суга да салды. Әмма Аллага шөкер, бер куллы гына булып калсам да, Ходай мине Ана бәхетеннән дә, хатын-кыз бәхетеннән дә мәхрүм итмәде. Бүген кызым Фәниянең хөрмәтен күреп яшим. Киявем Илгизәр дә бик кадерләп карый. Үз әнисен тәрбияләгән кебек тәрбияли. Иртән иртүк килеп хәлемне белә, ярдәм итәргә ашкынып тора. Оныкларым да өзелеп кайтып йөриләр, - ди ул.

 

Бәхетле картлык — сабырлык нәтиҗәсе

Бүген Флюра апа авылда иң хөрмәтле акъәбиләрнең берсе булып яши. Аның турында туганнары да, авылдашлары да бары тик җылы сүзләр генә әйтә. Күпләр аның көчле рухына, тормыш каршында сынмавына соклана.

- Флюра апаны бик хөрмәт итәбез. Алар Мансур абый белән күпләргә үрнәк булып яшәделәр. Тормышка теше-тырнагы белән ябышып, “булдырам” дип гомер иттеләр. Кунакчыл, киң күңелле, юмарт кешеләр булдылар. Авырлык килсә дә, зарланып утырмадылар. Мансур абыйны да, улларын да югалту бик авыр булды. Әмма Флюра апа ул чакта да сыгылмады. Бүген дә ул кешеләргә рәхмәтле булып, тормышка сөенеп яши, - дип сөйли авылдашы Рифкать абый.

Флюра апаның язмышы - Бөек Ватан сугышы чоры балаларының нинди нык рухлы булуын күрсәтүче тере мисал. Алар авырлык белән чыныгып үскән, хезмәтне тормыш мәгънәсе итеп кабул иткән буын. Флюра апа кебек кешеләрнең сабырлыгы, тырышлыгы, кешелеклелеге бүгенге яшьләргә дә үрнәк булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев