Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Без телибез сиңа кояш гомере, Кояш кебек син дә бер генә!

Апаста яшәүче иң кадерле, иң газиз, иң якын кешебез - әниебез Җәләлиева Зөһрә Әкраметдин кызы 15нче ноябрь көнне гомер бәйрәмен каршылый.

(15 ноябрь, «Апастово-информ»)



Әниебез тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан булса да, балачагы Төмән шәһәрендә узган. Буйга җитеп, кунакка авылга кайта башлагач, әтиебезне очраткан. Бик яшьли гаилә корганнар алар. Әниебез озак еллар тегү ательесында кабул итүче булып эшләде. Оста тегүчеләр янәшәсендә остарып, үзе дә безгә кием-салым тегә иде. Гади, тыйнак, ярдәмчел һәм ачык йөзле булганы өчен хезмәттәшләре дә, дуслары да аны бик хөрмәт итте.
Әти белән әни гомере буе гаиләсе, балалары өчен өзелеп яшиләр. Без яшьтән үк аларның бер-берсенә булган җылы карашын, күңел назын, мәхәббәтләрен күреп, сизеп үстек. Балалары, оныклары өчен утка-суга керергә дә әзер алар. Үзебез инде күптән әни булсак та, безне күз карашыннан аңлап, кайгыртып, көн саен хәлебезне белешеп торалар.
Әтиебез белән әниебез безне - өч кызын кадерләп-назлап үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар, белем алырга ярдәм иттеләр. Үз үрнәкләрендә тырыш, гаделлекне, дөреслекне яратучы, йомшак күңелле, шул ук вакытта тормыш авырлыкларына бирешмәүчән, көчле рухлы булырга өйрәттеләр. Бүгенге көндә алар 8 онык, бер оныкчыкларын сөеп, алар өчен сөенеп, киңәшләрен биреп яшиләр.
Әниебез - кадерлебез, бердәнберебез! Сиңа, әтигә булган рәхмәтләрне әйтеп тә, аңлатып та бетерергә мөмкин түгел. Без гомеребез буе сезнең ярдәмне, сезнең кайгыртуны тоеп яшибез. Сезнең өчен без әле дә, сабый бала кебек, һәрчак борчылып, безнең өчен җан атып торасыз. Әниебез - син чын хатын-кыз үрнәге. Синең йөрәгеңә шулкадәр мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек сыйган. Сабыр, йомшак, сизгер йөрәгеңә, сөйкемле йөзләреңә һәрчак сокланабыз һәм синнән үрнәк алабыз. Без сине барыбыз да гомер бәйрәмең - күркәм юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сиңа ныклы исәнлек, күңел күтәренкелеге телибез. Алдагы көннәрдә дә тигез, бәхетле гомерләр насыйп булсын! Сезнең алда тагын бер кат рәхмәт әйтеп баш иябез. Барлык укыган изге догаларыгыз кабул булсын, Аллаһ сезне беркайчан да ташламасын иде. Җылы, наз тулы күңелең беркайчан да боекмасын. Һәрчак шулай безнең янәшәдә, һәр туасы таңга сөенеп яшә!
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Сездән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Илдүс-Рәмзия, Ринат-Ландыш, Руслан-Ләйсән һәм барлык оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев