Безнең өчен терәк-таяныч син, әти!
384
0
Болынбалыкчы авылында яшәүче кадерле, яраткан, хөрмәтле әтиебез Сибгатуллин Фәргать Тәлгать улының 5 мартта 55 яшьлек күркәм юбилее.
Әтиебез безнең өчен тырышлык үрнәге. Хезмәт сөючәнлеге, туган җирен яратуы, бар кешегә игътибарлы һәм ихтирамлы булуы белән аерылып тора. Төпле холыклы, олыны-олы, кечене-кече итә белүче, үз сүзендә нык торучы гаилә тоткасы ул.
Әтиебез тормыш баскычлары буйлап та үз көче белән күтәрелгән. Хезмәт юлын районның һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, “Ракета” колхозында шофер буларак башлап җибәргән. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң да читкә китү турында уйламый. Туган авылына кайтып эшен дәвам итә. Берничә ел авыл хуҗалыгы берләшмәсендә гараж мөдире вазифасын үти. Ул 2016 елда “АгроАктив” авыл хуҗалыгы берләшмәсенә директорның беренче урынбасары итеп билгеләнә. Инде менә 9 ел эшен төгәллек белән, иңнәрендә зур җаваплылык тоеп эшләргә тырыша. Аның өчен басу-кырлар да якын, авыл халкына, хезмәткәрләргә дә хөрмәте зур.
Әниебез Гөлсөяр белән кыз һәм ул үстерделәр. Әниебез Болынбалыкчы авылында 32 ел инде фельдшер булып эшли. Әтиебез аның өчен бик зур таяныч, әниебезнең авыр, җаваплы эшен аңлап, кирәк вакытта ярдәм кулын сузып яши. Балалары өчен дә терәк, таяныч алар. Әле яшь кенә булсалар да, оныкларга дәү әни, дәү әти тәрбиясе өләшәләр. Туган йортыбыз бергә чакта ямьле һәм җылы.
Кадерле әтиебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Безнең таянычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да булганың өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән – балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез һәм кода-кодагыйларың да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев