Болынбалыкчы авылында яшәүче Рокыя әби Бикмөхәммәтова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Кешеләрең синең, Апасым!

Болынбалыкчы авылында яшәүче Рокыя әби Бикмөхәммәтова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичергән, гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган Рокыя әби 90 яшен тутырды.

(12 август, “Апастово-информ”).

Акъәби туган көнендә бик күп котлаулар кабул итте. Аңа район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның Рәхмәт хатын һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов, “АгроАктив” хуҗалыгы һәм авыл җирлеге Ветераннар советы вәкилләре дә Рокыя әбине истәлекле бүләкләре белән сөендереп, изге теләкләрен җиткерделәр.

 

фото юбиляр
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Рокыя әби тормыш иптәше Харис абый белән өч бала үстергән, ятим калган бер оныгын да үз канаты астына алып тәрбияләгән. Ике улын югалту хәсрәтен дә кичергән. Харис абый да алты ел элек вафат булган. Бүген Рокыя әби улы Илсур абый тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши.

 

“Әтием сугыштан әйләнеп кайтмады. Балачактан ук тормышның ачысын-төчесен күреп үстем. Җиде классны тәмамлагач, хезмәт юлын башладым. Гомерем буе фермада эшләдем - сыер да саудым, үгезләр җигеп җир дә эшкәрттем.  Эшнең авырына карап тормадым, ни кушсалар да, тырышып, намус белән башкардым”, - дип искә ала ул үзе тормыш юлын.


Нет комментариев