Борнаш авылы егете изге эш башкарды
Борнашның уңган куллы, олы йөрәкле егете Марсель Гобәйдуллин авыл зиратын матурлау эшенә зур өлеш кертте.
(16 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Зират тирәсенә стела кую тәкъдиме булгач, ул бик теләп эшкә тотынды.
“Гаеткә җыелгач, авылның имамы Җәүдәт абый Сафиуллин зиратка язулар белән элмә такта ясап куярга теләүләрен җиткерде. Әлеге сүзләр минем күңелгә кереп калды. Җиһазларны булдыргач, мәчет ярдәме белән эшкә тотындым. Кирәкле әйберләре белән мәчет булышты. Аннан сызымнарын эшләдем. Матур гына килеп чыкты”, - ди Марсель.
Борнаш авылы каберлеге янына әлеге стеланы урнаштырып та куйдылар. Ул ерактан ук күренеп тора. Авылдашлар, читтә яшәүчеләр бу яңалыкны бик тиз күреп алды. Изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерүчеләр дә күп.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү – безнең бурыч. Әлеге такта шул хакта да искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев