Борнаш мәктәбе «Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды
Кешеләрең синең, Апасым!

Борнаш мәктәбе «Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды

Борнаш мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән “Күңел җылысы” акциясе игълан итте.

(9 октябрь, “Апастово-информ”).



“Без атна дәвамында батыр егетләребезгә кирәкле әйберләр алып килдек. Азык-төлек, киемнәр, гигиена әйберләре һ.б. җыйдык. Әлеге акциягә кушылган мәктәп коллективына, укучыларыбызга һәм аларның гаиләләренә, әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыбыз да бердәм булып, тиз арада бу эшебезне башкарып чыктык. Бердәмлектә-көч!” – ди мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова.
Гуманитар ярдәмне волонтерларга тапшырдылар. Посылкалар тиздән махсус хәрби операция зонасына юл алачак.
“Посылкаларыбыз күңел җылыбызны да кушып солдатларыбызга барып җитәр дип ышанабыз, исән-имин тизрәк әйләнеп кайтуларын бик-бик теләп калабыз”, - диләр оештыручылар.


Нет комментариев