Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Бу хезмәтләр күкрәк киереп мактанырлык!”

2026 нчы ел -Татарстан Рәисенең указы белән Сугыш һәм Хезмәт Батырлары елы дип игълан ителгән иде. Районның үзәк китапханәсендә булган, инде күпләргә билгеле Рәис Ваһаповның иҗат кичәсе нәкъ менә шуңа туры килә дә. Аның соңгы елларда дөнья күргән ике китабында да тыл батырлары зур урын алып тора. Бу көнне Рәис Ваһаповның ,,Таң нурлары” һәм ,,Тарих эзләре буйлап” дигән китапларын тәкъдим итү, аның күп кырлы иҗаты белән танышу булды.

 

Рәис Ваһапов китап белән таныштыруны 12 елга якын Чүрибураш МТСында тракторчы булып эшләгән әнисе – Әҗем авылында туып-үскән Ногманова Фәйрүзә ападан башлады.

   - Әниемнең сөйләгәннәре  балачактан  хәтердә. Ничек итеп тракторны кабыза алмыйча елап утырганнары, язгы-көзге салкын төннәрдә кабинасыз тракторда тимер утыргычта утырып, фонарь тоткан плугарь кызлар артыннан барып җир сөрүләре, кияргә кием, ашарга ризык булмавы, шуның өстенә сугыш кырларыннан күп гаиләләргә килеп торган кайгылы хәбәрләр минем күңелемә  картиналар кебек җыела барган. Әниемнең вафатыннан соң күп еллар үткәч, сагынуыма бер дәва булыр диптер, аның турында күбрәк беләсе килү мине архивларга китерде, - диде автор кичәне алып баручы Римма Шәйхетдинованың ,,Таң нурлары” китабының язылу тарихы турында соравына җавап итеп.

-Район архивындагы материалларны өйрәнгәннән соң, мин Татартан дәүләт архивына киттем. Рөхсәт алганнан соң, миңа әниемнең хезмәте белән танышу, аның һәр смена саен ничә литр ягулык тотуы, ничә гектар җир сөрүе, хәтта кул тамгаларына кадәр күрү насыйп булды. Шунда мин аныкын гына түгел, МТСта эшләгән барлык бригадалар, аның ирләр һәм хатын-кызлар составы турында да материаллар җыйдым. Архивка берничә тапкыр барганнан соң минем кулымда күп материаллар бар иде. Шунда минем бу кызлар турында зур әсәр язу теләге туды. Исән булган тракторчы апаларны эзләп карадым. Аларның  барсы да диярлек бу дөньядан китеп барган иде инде. Миңа бары Ясаклы Барыш авылында туып-үскән Шәфикова (Габдрахманова) Мәрзия апа белән очрашып сөйләшү бәхете елмайды. Мәрзия апа олы яшьтә булуына карамастан, 100 еллык тарихны белә, хәтта җитәкчеләрнең исем-фамилияләренә кадәр. Аңардан мин күп нәрсәләр турында белә алдым. Күп даталар, материаллар өйрәнелде. Шулай итеп повесть язылды һәм ул 2023 нче елда ,,Таң нурлары” исемле китап булып Татарстан китап нәшриятында басылды. 3-4 ел буена бу китапны басарлык дәрәҗәгә җиткерүдә минем кызым, татар филологиясе белгече Раилә Вилданованың ярдәме зур булды. Китап 300 данәдә басылды. Аның 100дән артыгы нәшриятның Казандагы китап кибетләрендә сатылды. Китапны таратуда район китапханәләр челтәре директоры Гөлчәчәк Ахманова һәм күршем, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит абый Кәлимуллиннарның ярдәмнәре зур булды, - дип дәвам итте ул.

    

  Китап буенча фикер алышуда тракторчы Мәрзия апаның улы Илдар Габдрахманов әнисенең тормыш юлы, аның батыр йөрәкле, эшчән  хатын-кыз булуы турында горурланып сөйләде, авторга зур рәхмәтен белдерде.

Иске Йомралы авылыннан күп еллар авыл Советы рәисе, җирле үзидарә башлыгы булып эшләгән Мансур абый Саттаров 1938 елдан алып тракторда эшләгән әнисе Гәрәева Асия апа турындагы истәлекләрен сөйләде. Аларның гаиләсенең язмышы күпләрнең күзенә яшь китерде. Мансур абый Саттаров Рәис Ваһаповның  авыл Советы рәисе булып эшләгәндәге тырышлыгын, ничек итеп кыш көннәрендә Марьино һәм Танаево авылларының өлкән яшьтәге әбиләренә чаңгы киеп, аркасына капчык асып икмәк илтүләрен сөйләгәндә күпләргә авторның хезмәте аша эчке дөньясы да ачылгандыр.  

  Аннан соң чыгыш ясаган, күп еллар Кызыл Тау авыл Советы рәисе булып эшләгән Мәрьям Хәйрова Дәүләки МТСында эшләгән тракторчы кызлар турында сөйләде, орденлы тракторчы Мөнирә апасы турында истәлекләрен уртаклашты.

   Китапның икенче яртысында мәкаләләр һәм шигырьләр урнаштырылган. Рәис Ваһапов аларны түгел, әле беркайда да басылмаган шигырьләрен укыды һәм кичәгә килгән кунакларның йөрәген яулады. Искиткеч матур бу шигырьләр күпләрнең күңеленә май булып ятты.

Икенче көн тәртибе буенча автор үзенең Дүртөйле авылы тарихына багышланган ,,Тарих эзләре буйлап” дип аталган китабы белән таныштырды. Монда Дүртөйле авылының 1834, 1850, 1858нче елгы ревизия докуменларының бергә җыелмасы, 1865-1921нче еллардагы метрикә документларының гарәп язуыннан тәрҗемәсе бирелгән. Иң гаҗәпләндергәне – авылның һәр гаиләсенең 6-7 бабалары турында авторның хезмәте. Мондый зур хезмәтне фәннәр институты доцентының еллык хезмәте белән чагыштырырлык. Рәис абый архивлардагы метрикәләрне телефонына төшереп кайткан. Үзлектән гарәп әлифбасын өйрәнгән. Метрикәләрне тәрҗемә итеп  башта үзенең әти- әнисенең бабаларын, аннан соң бөтен авылның нәселен тапкан.

Китап 30 данә итеп бастырылган һәм таралып беткән. Автор аны янәдән 15 данәдә бастырган. Боларны ул барсын да үз акчасына эшләгән. ,,Авылдагы өлкән яшьтәге абый-апалар өчен эшләдем мин аны”, -  диде Рәис абый.

    Авылдашы, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Россиянең финанс хезмәте отличнигы Хәйдәр ага Галиев китапның тарихи консультанты булган. Китапны язудагы, аны чыгарудагы зур ярдәме өчен Рәис абый Хәйдәр абыйга бик рәхмәтле.

Хәйдәр  ага үзенең чыгышында бу китапны акча белән дә бәяләп булмаслык зур хезмәт дип атады.

-Бу китап тирә-як авыллар өчен дә зур кыйммәткә ия, чөнки монда кияүгә киткән кызларның кайсы авылга һәм кемгә киткәнлеге дә язылган, - диде ул.

Китап нигезендә ул үзенең шәҗәрәсен дә төзегән. Китапның эчтәлегенә тулы анализ биреп, Хәйдәр ага мондый хезмәтләрне куйган кеше зур мактауларга, бүләкләргә лаеклы диде һәм авторга багышлап язган шигырен укыды.

Авылдашы, районның җәмәгать эшлеклесе Алсу апа Хәсәнова гаиләсенә, әнисе - Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры Камалова Галимә апага күрсәткән ихтирамы өчен авторга рәхмәтен белдерде.

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Рашат абый Сәлимуллин һәм ,,Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән Тәнзилә апа Сәлимуллинаның кызлары медицина белгече Ландыш Фазлыева әти-әнисе турында горурланып сөйләде. Ландыш аның әнисе Фәйрүзә апа турында истәлекләр сөйләгәндә Рәис абыйның күзләрендә яшь иде. Рәис абый үзе дә  Ландышка  зур ярдәме өчен бик рәхмәтле.

    Китапта сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган каһарманнар, сугыш ветераннары исемлеге һәм Әфганстанда, Чечня Республикасында хәрби бурычларын үтәгән егетләрнең фотолары урнаштырылган. Авылдан чыккан 5 кешегә Татарстанның атказанган исемнәре бирелгән. 3 хатын-кыз орденнар белән бүләкләнгән. Алар -  сугыш елларында яшь кыз килеш кырчылык бригадасы бригадиры булып эшләгән Камалова Галимә апа, сыер савучы Хәйретдинова Рауза апа һәм ике орденлы бозау караучы Салахова Дания апалар.  ,,За трудовое отличие” һәм  ,,За трудовую доблесть” медалләре ияләре – Сәмигуллин Рәүф абый, Хәйретдинова Рауза, Сәлимуллина Тәнзилә, Гыйниятуллина Рафига, Шәрәфиева Маһинур апалар. Сәмигуллин Рәүф абый ВДНХның бронза медаленә, Минһаҗетдинов Фирдүс абый ,,Суда батучыны коткарган өчен”дигән медальгә лаек булган.

Рәис абый бергә эшләгән колхоз рәисләре Шәһит Миңнуллин, Әнәс Хафизовларны, баш зоотехник Искәндәр Шәмсетдиновларны хөрмәт белән искә алды. Авылда терлекчелек тармагында эшләгән Вафина Зәкия, Хисамиева Сөембикә, Фазлыева Тәския апаларның, гомере буе авыр хезмәт куйган Таһир абый Хәлиловларның Татарстанның югары исемнәренә, бүләкләренә лаек икәнлекләрен исбатлап бирде. Калган авыр хезмәт куйган апа-абыйларны  да санап үтте. Бүгенге көндә Дүртөйледә яшәп ятучы, гомере буе сыер савучы булып эшләүчеләр – Хәйретдинова Рауза, Идиятова Фәния, Шарапова Вәҗихә, Сәлимуллина Тәнзилә, Хәлилова Фирая, Сәмигуллина Лена һәм Хәмидуллина Сафия апалар һәм терлекчеләр, механизатор-шоферлар Сәмигуллин Рәүф, Зарифулла Нигъматуллин, Рашат Сәлимуллин, Мансур һәм Хәйдәр Абхалимов, Илдус Минһаҗетдиновларны атады.

Китапта барлык хезмәт кешеләре дә бар. Рәис абый үзе турында берни дә сөйләмәде. Бу аның тыйнак һәм тәрбияле булуын, башкалар өчен яшәвен күрсәтә. Ә бит аның 5 ел бригадир,  8 ел авыл Советы рәисе булып эшләгәндәге хезмәтләрен, мәрхәмәтлелеген ул яклар онытмый. Ул күз алдына гаделлек, дөреслек сагында торучы булып күз алдына килә. Аның турында  кызы Раилә Вилданованың җылы хисләр, хөрмәт белән сөйләве – аның гаиләсендә дә олы терәк булуын сөйли.

-Ничә еллар буена улыбызны тәрбияләүче хатыным Гөлфинәнең хезмәте батырлыкка тиң бит! - ди Рәис абый. - Мәрхәмәт иясе, минем тормыш юлымны бизәп торучы, баласы хакына сәламәтлеген дә жәлләмәгән, зур бүләкләргә лаеклы  якын кешем ул! – ди.

Рәис абыйның үзәкләрне өзеп баянга кушылып җырлавы, аннан соң үзе иҗат иткән җырны башкаруы белән  барлык кунакларны шаккатырды, соклануларын берсе дә яшермәде.

Кичәгә йомгак ясап, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис абый Ногманов Рәис Ваһаповның ике китабын да шедевр дип атады. Күптән түгел районга килгән Татарстан дәүләт архивы директоры Гөлнара Габдрахманованың авторның тарих китабына югары бәя биргәнлеген әйтте. Аның һәр яктан талант булуын сөйләп бирде. “Чыннан да Рәис Ваһаповның иҗаты олы бәягә лаеклы”, - диде ул. Рәмис абыйның тормыш иптәше Тәгъзимә апа укучысы, авторның кызы Раилә турында мактап сөйләде.

      Фикер алышуда чыгыш ясаган Россиянең халык мәгарифе отличнигы Миләүшә апа Вәлиуллина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит абый Кәлимуллиннар да Рәис  Мияссәр улының хезмәтенә югары бәя бирделәр. ,,Аның тыйнаклыгы искиткеч дәрәҗәдә, ә бит бу хезмәтләр белән күкрәк киереп мактанырлык!”- диде Фәрит абый.

Кичәне бизәп Айрат Айтуганов матур җырларын башкарды. Яшь җырчы  Ранис һәм баянчы егет Камильнең  чыгышлары да кичәгә ямь өстәде.

 - Тормыш юлында авыр чаклар да күп булды. Үземнең яхшылыкларым үземә каршы начарлык булып кайтканда, бигрәк тә авылдаш булган кешеләрнең хыянәте йөрәккә авыр. Сынмыйм әле, бөгелгән саен ныгый гына барам. Тормыш юлында мин һәр кешенең теләгәнен үтәргә тырыштым. Аннан соң, мин Апаста күп дуслар таптым. Алар минем элекке җитәкчеләрем, күршеләрем, хезмәттәшләрем, күп Апас халкы. Дүртөйле белән Апас миңа икесе дә тигез, - ди Рәис абый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев