Чирмешән авылы халкы “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды
Мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына җибәрергә чәйләр ясыйлар.
(12 нче февраль, “Апастово-информ”).
Чирмешән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ахирәт” берләшмәсенә йөрүче ханымнар кичләрен җыелып батыр райондашлар өчен чәйләр ясыйлар.
“6 февраль көнне Чирмешән мәдәният йортында эшләп килүче "Ахирәт" берләшмәсе кызлары белән МХОдагы егетләребезгә бер кулланышлы чәй пакетлары тутырдык. Мәтрүшкә, карлыган, кура җиләге яфраклары, юкә чәчәге, бөтнек, мелисса, гөлҗимеш, төрле үләннәр кушып ясалган чәйләребез егетләргә туган як җылысын, авырганда шифасын бирсен иде. Тиз арада исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын үзләренә! Чәебезгә тест - драйв та ясап карадык, төсе бик матур, тәме искиткеч!”, - диде Нурия Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев