Чүрибураш мәктәбендә батыр солдатны искә алдылар
Мәктәптә махсус операциядә һәлак булган Шамил Сөләймановның исеме мәңгеләштерелеп, истәлек партасы куелды.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Чүрибураш мәктәбендә Белем көне аеруча истәлекле узды. Бу көнне мәктәптә белем алган, үзен туган җиренең чын патриоты итеп таныткан егет Шамил Сөләймановны да олы хөрмәт белән искә алдылар. Мәктәптә батыр егет истәлегенә “Батыр Сөләйманов партасы” урын алды. Хәтер чарасында Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов, районның исәп-хисап оешмасы җитәкчесе Әлфия Сафиуллина, мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Әхмәтҗанова катнашты.
“Без Шамил белән чиксез горурланабыз. Бу истәлек аның батырлыгын үсеп килүче яшь буынга искәртеп, үрнәк булып торыр”, -дип белдерде Чүрибураш мәктәбе директоры Руслан Нургалиев.
Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов Шамил Сөләймановны туган җирен өзелеп яраткан чын Ил улы дип атады.
- Шамил эш сөючән, гади гаиләдә үсте. Әнисе Хәлимә апа гомере буе авыл халкының сәламәтлеге сагында торды. Әтисе Миннәтулла тырыш балта остасы иде. Кызганыч, гомерләре кыска булды. Шамил бердәнбер апасы Гүзәлиягә һәрчак терәк, ышанычлы киңәшче булды. Кызганыч, 2024нче елның ноябрь аенда Шамилнең гомере өзелү турында хәбәр килде. Батыр егет әти-әнисе янәшәсенә җирләнде. Шамил Сөләйманов кыска гына гомере эчендә үзенең горур исемен калдырды, батырлык, тугрылык үрнәге күрсәтте. Урыны җәннәттә булсын, - диде Илгиз Мифтахов.
Шамил Сөләйманов 2024нче елның июль аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Беренче көннән үк алгы сызыкта була. Каты яраланып, госпитальдә дәвалана. Тернәкләнгәннән соң кабат яу кырына китә. Тик озак та үтми, каты бәрелешләр вакытында башын сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев