Фәния Шәйдуллина: “Газета-журналларны хәреф таный башлаганнан бирле таратам”
Фәния Шәйдуллина 20 елга якын Урта Балтай почта бүлеген җитәкли, үз авылында хат ташучы вазифасын да башкара.
(2 май, “Апастово-информ”).
Бу эш Фәния Шәйдуллинага бала чагыннан ук таныш һәм бик якын. 39 елга авылда хат ташучы булып эшләгән әнисенең төп ярдәмчесе булып үскән кыз хезмәт юлын шушы һөнәр белән бәйләгән.
“Әнием гомере буе хат ташучы булып эшләде. Ул 14 яшендә кырда комбайнга башак биреп торганда кулсыз калган. Гомере буе бер куллы булып яшәде. Безнең йорт почта бүлегенең күршесендә генә урнашкан иде. Ул вакытта почтаны ат белән алып кайталар. Төштән соң гына кайтып җитә. Без иң элек газета-журналларны почтадан өйгә ташыйбыз, аннан урамнарга аерабыз. Шуннан соң әти, әни, мин таратырга чыгып китә идек. Мин хәреф таный башлаганнан бирле газета-журналлар тараттым”, - дип искә ала ул.
Фәния Шәйдуллина почта бүлеге җитәкчесе вазифасына очраклы килә.
“Мин бер айга отпускага киткән җитәкчене алмаштырдым. Ә ул ял вакыты тәмамланганнан соң эштән үз теләге белән китеп барды. Шулай итеп мин эшләп калдым. 18 ел вакыт узды инде. Авырлыклар белән дә очрашырга туры килде. 2014 елда төп хат ташучы лаеклы ялга чыккач, аның эшен дә алып барырга мәҗбүр булдым. Әле ярый улларым ярдәмгә килде. Ул вакытта олысы 10 яшьлек, ә кечкенәсе 7 яшьлек иде. Йортларны белмиләр, кешеләрне танымыйлар. Минем яныма йөгереп киләләр. Ә минем аңлатып торырга вакытым юк. Ул вакытта почта бүлегенә кеше күп килә бит. Шулай әкрен генә кешеләрдән сораша-сораша өйрәнделәр бит. Минем төп булышчыларым булдылар. Хезмәткә өйрәнеп үстеләр”, - ди ул.
Хәзер почта хезмәткәрләренә күптөрле эш йөкләнгән. Алар газета-журналлар, хат-телеграммалар, пенсия таратудан тыш, халыкка кирәк-яраклар, азык-төлек сату белән дә шөгыльләнә. Җаваплы хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек һәм җитезлек таләп итә.
“Билгеле, эш шартлары үзгәреп тора. Интернет заманы булса да, газета-журналлар укучылар бар. Район газетасына да язылалар, яратып укыйлар”, - ди почта бүлеге җитәкчесе Фәния Шәйдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев