Фәсхиев Фәһим Гани улы
Районыбыз кабат авыр югалту кичерә.
Бөек Ватан сугышы ветераны, ут-сулар кичкән, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булган Фәсхиев Фәһим Гани улы арабыздан китте.
Фәсхиев Фәһим Гани улы 1925 елның 15 ноябрендә Багыш авылында дөньяга килә. Ул 1943 елның 15 октябреннән сугыш тәмамланганчыга кадәр фронтта була.
Фәһим Гани улының сугышчан юлы 18 яшендә Свердловск өлкәсендә башлана. Биредә 6 ай дәвамында хәрби күнекмәләр ала. 1944нче елның маенда аларны Псков шәһәренә җибәрәләр. Шуннан аңа фронтның иң кайнар нокталарында булырга туры килә. Башта оборонада торалар, соңыннан чолганышта калган дивизиягә килеп кушылалар. Фәһим абый полк штабында элемтәче булып 1 ай хезмәт итә. Эшне җиренә җиткереп башкаручы Фәһим абыйны бик тиз күреп алалар. Аны полк штабы топографы итеп билгелиләр. Аларга дошман тылында булырга да, бомба явы астында калырга да туры килә. Дивизия яулаган җиңүләрдә топографларның өлеше бик зур була. 1944 елның сентябрендә Псков шәһәре янында Фәһим абый каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан терелеп чыккач Истония чигендә снайпер булып хезмәт итә. Каты сугышларда Фәһим абый кабат яралана. 1945 елның мартына кадәр аңа госпитальдә дәваланырга туры килә. Терелгәч ул кабат фронтка китә. Бу юлы аңа Курляндиядә көрәшергә туры килә. 1945 елның 9 Маен – Җиңү көнен Рига шәһәрендә госпитальдә каршы ала. Туган авылы Багышка 1945 елның июнендә кайтып җитә.
Фәһим Гани улы бик күп дәүләт бүләкләре, орден-медальләр белән бүләкләнгән. II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек. Сугыштан соңгы чорда туган колхозында комбайнчы булып эшли, Багыш мәдәният йортында бизәүче һәм Чирмешән мәктәбендә сызым, хезмәт, рәсем укытучысы була.
Аксакал рәсем сәнгатен үз итеп, күңелендәген ак кәгазь битенә төшереп, матурлыктан ямь табып, табигатьтән көч алып яшәде. Кул эшләре белән мавыгып, вакытын тулы һәм мавыктыргыч итеп үткәрде.
Фәһим Гани улы Фәсхиевнең сугышчан, хезмәт һәм тормыш юлы барыбызга да үрнәк. Аның батырлыгы алдында баш иябез. Ул калдырган эз дәвамлы булыр һәм күңелләрдә озак сакланыр.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Булат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе.
Наил Җантемиров, район хәрби комиссары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев