Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Фатыйма әби Шәрәфиева: “Куллар оеп беткәнче хезмәт иттем”

Шәмбалыкчы авылында гомер кичерүче Фатыйма әби Шәрәфиева 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(21 июль, “Апастово-информ”).


“Әнкәемне бик зурлап карадым. Шуңа күрә, үзем дә игелек күрәм, хәсияттә яшим. Кызларым бик яхшы тәрбиялиләр, оныкларым да бик якын күрә, кияүләрем дә бик акыллылар”, - дип уртаклашты шатлыгы белән акъәби.
Фатыйма әби Шәрәфиева гомере буе колхозда хезмәт иткән. Бозаулар караган, сыер сауган. Лаеклы ялга чыккач та, эштән туктамаган. Ындыр табагында, чөгендер, бәрәңге кырларында тир түккән.
“Эшләдем дә эшләдем. Беркайчан да иренмәдем. Куллар оеп беткәнче хезмәт иттем. Балаларым да бик эшчән, ярдәмчел булдылар”, - ди әбекәй.
Тормыш иптәше Габделхак абый белән 5 бала тәрбияләп үстергән ул. Тик, кызганычка каршы, бердәнбер ир-баласы 22 яшендә фаҗигале төстә вафат булган.
Фатыйма әби бүгенге көндә кызы Гөлчәчәк, кияве Илдүс тәрбясендә гомер кичерә. Казанда яшәүче кызлары да, оныклары да еш кайтып йөриләр.
“Әниебез үз-үзен карый ала, хәтере дә бик яхшы, әкертенләп үз аягында йөри ала. Дога, намазларыннан да калмый”, - дип сөйли Гөлчәчәк апа Минһаҗева.
Фатыйма әби Шәрәфиеваны 95 яшьлек олугъ бәйрәме белән котларга, аңа хөрмәт күрсәтергә дип район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, Шәмбалыкчы авылы җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин килделәр. Алар юбилярга Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының тәбрикләү открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев