Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Гаилә белән балык тоту” фестивалендә 7 гаилә катнашты

Апасның Яр буенда “Гаилә белән балык тоту” фестивале узды. Ул 2024 ел – Гаилә елы кысаларында оештырылды.

  (18 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Фестивальгә гаиләләр – әти-әниләр, балалар һәм дәү әти, дәү әниләре белән килде.

  Көн дәвамында табигать кочагында булып, күңелле балык тоту ярышларында, кызыклы уеннарда катнаштылар алар.

  Соңыннан тәмле балык ухасы белән дә сыйландылар, бүләкләүләргә лаек булдылар.
Иң күп балыкны Апастан Бәшировлар гаиләсе тотты. Алар җиңүче булып танылды. Икенче урынны – Хәлимовлар, өченче урынны Хисамовлар гаиләсе яулады. Шулай ук “Иң тиз балык тотучы”, “Иң яшь балык тотучы”, “Иң өлкән балык тотучы” номинацияләре буенча да бүләкләр бирелде. Бу хакта районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев