Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Гаиләбезнең шатлыкка тулышкан көннәре – терәгебез, киңәшчебез, газиз кызыбыз - Гүзәлия Сәгыйть кызы Зиятдинованың күркәм юбилее!

Гомер бәйрәме – үтелгән елларга бер нәтиҗә ясау ул, яшәлгән көннәргә шөкер итеп, алга атлар өчен бер тын алу, йөрәккә куәт өстәү, киләчәккә тагын да гамлерәк уй-ниятләр кору. Әнә шундый күркәм мизгелләрен каршылый Гүзәлиябез.

(25 ноябрь, «Апастово-информ»)



Иң асыл сыйфатларны гына үзенә туплаган бит ул! Әти-әни җанлы, туганнарым дип өзелеп торуына, апам-сеңел дигән ярдәмчеллегенә күзләр тимәсен. Тормыш иптәшенә дә сөекле хатын булып яши ул. Гүзәлиясез, өйләре нурсыз, хәләле Илһам үзе шулай ди. Ә балалары өчен кайгыртучан әни булуында кемнең дә шиге юк, бигрәк тә баласы җимеше – оныгы өчен җанын да ярып бирер иде, иң яраткан дәү әни тәхетенең иркенлеге аны гомере буйларында әле тагын, тагын да сөендерсен иде.
Егерме җиде ел элек япь-яшь кыз баланы ап-ак күлмәктән килен итеп төшергән мәл күз алдымда. Оялчан, сүзен үлчәп кенә әйтә, әмма күңелендәге уйлары якты, йөрәгендә улымны ярату хисләре ихлас иде аның. Менә шул инсафлыгын каралтмыйча яши ул, рәхмәт! Канымнан яралмаса да, үз кызыбыз ул безнең!
Эше катлаулы. Апас балаларының белемле, тәрбияле булуы аның кулында, ул укытучылар коллективы өчендә җаваплы. Һәр күңелне дөрес аңларга, кирәктә киңәше, тиеш чакта усал, әмма туры сүзе белән җитәкчелек йөгәнен нык тотарга мәҗбүр остаз. Теләгебез бер генә – фәрештәләр саклап йөртсен, юлларында гел уңышлар гына юлдаш булсын. Һәрберебездән иртәрәк торып, иң соңыннан ул йокларга ятса да, күзен ачуга көн саен хәлебезне белергә дә вакыт таба. Бәйрәмнәрдә, ялларда тәмле күчтәнәчләрен төяп үзе кайтып керә, өстәл янында гөрләшеп кара-каршы утырып чәй эчүләрнең рәхәтлеге! Ике якны да тигез күрә, менә шунысы да бик кыйммәт безгә. Үз эше кырык җирдә кырыкка җитеп ярылса да, әти-әниләргә кайтып ярдәм итәргә дә җаен таба безнең Гүзәлия! Эшкә батыр, аш-суга кулы җитеш, сүзгә тәмле телле. Һәрберебезгә бик игътибарлы, олылар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә.
Ә безнең аңа иң зур рәхмәтебез – алма кебек оныкларыбыз, балдай татлы оныкчыгыбыз һәм улыбызны хөрмәтләп яшәве өчен. “Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын”, – дигән борынгылар. Улыбыз Илһам белән бер-берсенә таяныч, ышаныч булып яшиләр. Хәләл көчләре белән корган тормышлары – бәхет бишеге, тигезлектә картлык көннәренәчә янәшә атласыннар иде. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган йортларының капкасын ачып кергәндә, бездән дә ныграк сөенүче кеше тагын бармы икән? Ике якның да туганнарын бер табын артын артына җыеп, туганлык җепләрен ныгытулары да башкаларга үрнәк. Һәрчак мул сыйлы алар йорты, иман белән тулы. Гаилә учагы җылысында иркәләнеп үскән уллары Ранис югары белем алып, инде үзе дә гаилә корып җибәрде. Хәләле Регина белән Риана исемле оныкчык бүләк иттеләр. Кызлары Энҗе дә мәктәпне бишлегә генә тәмамлап, табиб һөнәрен үзләштерә. Тормышларының иң матур чагы, балалары төп нигездән канат ярды, инде бер-берсен кадерләп яшәр көннәргә – гомерләренең уртасына җиттеләр. Бәхетләр телибез, муллык, саулык сөендерсен, балалары, оныклары рәхәте куандырсын. Менә шундый булганың өчен дә рәхмәт сиңа, кызыбыз Гүзәлия!
Иң изге теләкләр белән: әтиең Насыйх, әниең Гөлфизә. Безнең теләкләргә кодагыебыз Рушания, тормыш иптәшең Илһам, Ранис-Регина, Энҗе һәм кечкенә оныгың Риана да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев