Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Гайшә әби Галимова: “Аллага шөкер, бәхетле картлык кичерәм”

Коштавылы авылында гомер кичерүче Гайшә әби Галимова 95 яшьлеген каршылады.

(29 июль, “Апастово-информ”).



Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров юбилярны котлап, Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының тәбрикләү открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Гайшә әби Коштавылында туып-үскән сугыш чоры баласы. Ятимлекне дә күргән, ачлык-ялангачлыкны да үткән. Гомере буе хезмәттә булган. Фермада эшләгән, урман кискән, чөгендер кырларында тир түккән. Тормыш ярын да ерактан күзләмәгән. Тиң яры итеп авылдашы Мәнсур абыйны сайлап гаилә корып җибәргән. 4 балага гомер бүләк итеп, шуларның өчесе исән-сау үсеп җиткән.
-Әниебез бик әйбәт әле, үз аягында, үз акылында. Бакчага чыгып җиләк-җимеш тә җыеп керә, догаларыннан да калмый, хәрәкәттә булырга тырыша, - ди кызы Илһамия апа.
Авылның социаль хезмәткәре Ләлә Сөләйманова да акъәби янына көн саен диярлек килеп йөри, хәлләрен белешеп, исәнлеген кайгыртып тора.
-”Үзем генә яшәсәм дә, ялгызлыкны бер дә тоймыйм, хасиятем, тәрбиям зур минем. Ләләм дә кызым кебек, бик кадерләп кенә тора үземне. Балаларым, оныкларым да кайтып йөри. Аллага шөкер, бәхетле картлык кичерәм, - ди Гайшә әби үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев