Галия апа Гыйззәтуллина: “Ул елларны мәңге онытасым юк”
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллинаны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткереп, күчтәнәчләр тапшырды.
-Сез - Бөек Ватан сугышы елларының бар авырлыгын күргән, Ленинград блокадасының тере шаһиты булган хөрмәтле райондашыбыз. Тормыш юлыгыз - күпләргә үрнәк. Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле гомер телибез, - диде ул.
Галия апа яшәгән йорт каршында “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дә оештырылды. Апас мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәнне җыр-моңнары белән сөендерде, бәйрәм рухы бүләк итте.
Галия апа сугыш елларының авыр хатирәләрен дә искә алды. Ленинград камалышында калганда аңа нибары дүрт яшь кенә була. Әмма балачак күңеленә уелып калган мизгелләр бүген дә онытылмый.
-Фашистлар шәһәргә һөҗүм иттеләр. Без әле сабый балалар идек, ни булганын да аңламадык. Олыларның елаганнары гына куркытты. Әти безне озатып калганда, “балаларны сакла”, дип әйткән иде. Авылга кайтып җиткәнче өч ай юлда булдык. Төнлә генә хәрәкәт иттек. Бер вакыт соңгы вагон шартлауга эләкте, күпме кеше шунда янып калды, сеңелем дә бик каты яраланды, - дип хәтер йомгагын сүтте ул.
Галия апа тормыш иптәше Фарук абый белән 55 ел гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Галия апа гомер буе колхозда хезмәт куя - бозаулар карый, сыер сава.
Бүген ул кызы Гөлнара тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер итә. Олы яшьтә булуына карамастан, күңеле көр, акылы зирәк аның. Балалары һәм оныклары өчен ул һаман да олы киңәшче, терәк булып тора. Авылдашлары арасында да хөрмәтле, абруйлы булып яши.
- Хөрмәтегез өчен зур рәхмәт. Матур, тыныч тормышта яшәгез. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Галия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев