Гөлия Шиһабиева мактаулы исемгә лаек булды
Район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе, моңлы җырчыбыз Гөлия Шиһабиева “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бүләкләү Татарстан Республикасының бәйрәм көнендә "Уйнагыз, гармуннар!” фестивале кысаларында узды. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде һәм дәүләт бүләкләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Мин 5 яшемнән сәхнәдә. Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да килгән сәләт бу. Хезмәтемне күргән җитәкчеләргә рәхмәт”, - ди Гөлия үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев