Гөлия Шиһабиева: “Җырларым белән яшим”
Район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе, моңлы җырчыбыз Гөлия Шиһабиева “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.
(4 октябрь, «Апастово-информ»)
Дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
-Күңелемнән моң агыла. Нинди генә эшкә тотынсам да, җырлар миңа юлдаш. Өй җыяммы, ашарга пешерәмме, юлга чыгаммы, гел җырлар көйлим, - ди ул үзе.
Якыннары сүзләренчә, Гөлия 5 яшеннән сәхнәдә. Иң беренче җыры - “Хәбәрсез югалганнар” булган. Җырны әтисе дә, авылдашлары да кабат-кабат сорап җырлаткан. Ул җырның мәгънәсен, күп вакыт өлкәннәрнең күз яшьләре белән тыңлавын сабый күңеле аңлап бетермәсә дә, бу мизгелләр аңа зур сәхнәләргә аяк атларга этәргеч биргән.
-Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да килгән сәләт бу. Әтиемнең апасы Гөлсинур бик матур җырлый. Ул бүгенге көндә Азнакайда яши. 90 яшендә дә җыр-моңнардан аерылмый, миңа да киңәшләрен бирә. Җырлавымда аның да йогынтысы зур булды. Әти балалар бакчасына илткәндә гел җырларга куша иде. “Җырласаң, комбайнга утыртып барам”, - дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый. Бакча йорт артында гына булса да, әти җырлату өчен бөтен авылны әйләндереп, кыр юллары аша барды. Әти алдына утырып җырлап бара һәм кайта идем. Авылда капка төбендә әбиләр сорап-сорап җырлатты. Миңа дип кесәләренә конфет тыгып чыгалар иде, - дип искә ала үзе.
Гөлия башлангыч мәктәптә укыган чакларда ук бәйгеләрдә җиңү яулый. Район сәхнәсенә чакырулар ала. Аның матур җырлары артканнан-арта бара. Мәктәпне тәмамлаган кызның күңелендә җырчы булу хыялы бөреләнә. Ул мәдәният юлын сайлап, Алабугага юл ала.
Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Кайбыч районында башлап җибәрә. Аннан соң туган районыбызда хезмәт итә. 1994 елдан бирле мәдәният өлкәсендә ул. Гаилә хәле буенча, берничә ел Сарман районында яшәп һәм эшләп алса да, күңеле белән һәрчак туган якта була ул. Дәртле, моңлы җырлары белән райондашларның күңелен күтәрә, рухи азык һәм килер көнгә ышаныч өсти. Җырларны сайлый, тамашачы күңеленә җиткерә белүе белән аерылып тора. Сәхнә түрендә балкып янучы “йолдыз”ны хәтерләтә ул.
Гөлия Шиһабиева район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зиләйлүк” кызлар вокал аксамбленең җитәкчесе дә. Төрле бәйгеләрдә катнашалар, җиңүләр яулыйлар. “Безнең заман”, “Безнең йорт – Татарстан” фестиваль-бәйгеләреннән һәрчак уңыш белән кайталар. Халкыбызның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнеп, “Замандаш” клубы эшчәнлегендә куллана. “Йолдызлык” фестиваленә яшьләрне әзерли.
-Мин җырларым белән яшим. Сәхнәгә чыгудан яшәү көче алам. Тамашачыдан матур сүзләр ишетү рәхәт. Хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт, - ди Гөлия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев