Гөлирам һәм Наил Нигъмәтҗановлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Югары Акхуҗа авылында яшәүче Гөлирам һәм Наил Нигъмәтҗановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Мәдәният йортында алар өчен бик матур чара узды. Биредә аларның балалары, кияү-киленнәре, оныклары, кодагыйлары, якыннары, авылдашлары катнашты.
Наил абый һәм Гөлирам апаның иңне-иңгә куеп, сокландыргыч парлар булып, гаилә җылысын саклап тигез гомер кичерүләренә 60 ел узган.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Нигъмәтҗановларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.
-Сезнең гаилә – иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Сезнең кебек парлар безнең Илебезнең нигезен формалаштыра. Сездән яшь буын үрнәк ала, тугрылыклы булырга, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнә, - диде район башлыгы.
Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да гаиләгә олы хөрмәтен белдерде.
Наил абый һәм Гөлирам апа Нигъмәтҗановлар гомер юлларын, хезмәт елларын искә алдылар, хатирәләр уртаклаштылар, үзләренә күрсәтелгән ихтирамга кат-кат рәхмәтләрен билдерделәр.
Наил абый - Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, атаклы умартачы. Гөлирам апа гомере буе колхозда хезмәт иткән, сыер да сауган, сарыклар да караган, иренә дә ярдәм итәргә вакыт тапкан. Дүрт ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәрберсе үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Өч уллары бүгенге көндә махсус операциядә хәрби хезмәттә. Зөлфәт Наил улы Нигъмәтҗанов генерал-майор дәрәҗәсенә лаек.
Үрнәк булып яшәүнең серен Нигъмәтҗановлар - бер-береңне хөрмәт итүдә, сабырлыкта күрәләр. Яшьләргә дә тормыш сынаулары алдында баш имәскә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев