Гөлсем Галәветдинова: Китап белән дуслык - кечкенәдән
30 елга якын гомерен китапханә эшенә багышлаган Гөлсем апа Галәветдинова “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Гөлсем апа – Әлмәндәр авылы кызы. Борнаш мәктәбендә укыган елларда ук матур әдәбиятка, рәсем сәнгатенә тартылуы белән аерылып тора. Аңардан башка бер генә бәйрәм дә узмый һәм стена газетасы да чыкмый. Ләкин хезмәт юлын мәдәнияттан түгел, мөһимрәк һөнәрдән башлый ул.
-Мәктәпне тәмамлау белән авыл башындагы пекарняга эшкә килдем. Кабарып торган тәмле ипиләрне пешерү серләренә төшенәсем, авылдашларны гына түгел, тирә-як халкын да сыйлыйсым килә иде. Билгеле, авыр эш. Ипи салып кына булмый, күтәрергә дә, төшерергә дә туры килде. Аннан һөнәр үзләштерү уе белән район үзәгенә киттем һәм хисапчы булырга укыдым. Ләкин рәсем ясау сәләтем мине балалар бакчасына алып килде. Ишекләргә, урамнарга матур рәсемнәр ясадым. Шул көннән мине Миләүшә апа Сафиуллина балалар бакчасына кечкенәләр төркеменә эшкә чакырды, - дип искә ала Гөлсем апа.
Борнаш авылы егете Фәнис абый белән кавышып, парлы гаилә юлына аяк баскан Гөлсем апа 1998 елда районның үзәк китапханәсенә эшкә килә.
-Китап белән дуслык минем кечкенәдән үк килә. Өйгә нинди генә газета-журнал килми иде. Шуларның барысын да һәр хәрефенә кадәр укып үскән буын без. Әти район үзәгенә барган саен китап алып кайта иде. Николай Носовның татар теленә тәрҗемә ителгән “Белмәмеш маҗаралары” китабының тышы һаман да күз алдымда, - ди Гөлсем апа.
Гөлзада апа Шәфигуллина, Наилә апа Сәмитова, Гүзәлия апа Мөхәммәтҗанова, Даимә апа Тимеркаева, Рәмзия апа Хантимирова, Сания апа Усманова биргән киңәшләргә таянып эшли, остазларына, бүгенге хезмәттәшләренә рәхмәт әйтеп хезмәт итә Гөлсем апа. Гадилеге, бай сөйләм теле, иҗади якын килеп эшләве, һәр кешегә уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора.
-Библиограф буларак, чыккан язмаларны программага кертеп барам. Ягъни мәгълүматларны саклау эшендә. Китапханәдә эшләү-ул, барыннан да элек, кешеләр белән эшләү һәм кешеләр өчен эшләү. Безнең эштә һөнәри осталык, кешеләрне ярату, китапханәгә тугрылык та кирәк, - ди үзе.
Гөлсем апа Галәветдинова китапханә каршында өлкәннәр өчен «Тылсымлы энә» түгәрәге алып бара. Сәйлән белән чигү алымнарын өйрәтеп, халкыбызның бай сәнгать мирасын саклауга үз өлешен кертә. Түгәрәккә йөрүчеләр район, республика бәйгеләрендә кул эшләре күргәзмәләре белән катнаша һәм уңыш яулый. Гөлсем апа үзе дә төрле бәйге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты җиңүчесе. “Балалар – нәшриятчеләр» иҗади проектының авторы буларак, зур нәтиҗәләргә иреште. Китапханә аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 500 мең сум акча отты. Шулай ук модель китапханә проектын гамәлгә ашыруда аның өлеше зур.
Гөлсем апа гаиләсендә ягымлы әни, тырыш хуҗабикә һәм кайгыртучан тормыш иптәше. Фәнис абый белән аңлашып, кызлары өчен терәк булып, оныклар сөеп, дус-туганны якын итеп, ике якны тигез күреп, игелекләр һәм изгелекләр кылып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев