Якты эз калдырган шәхес
Кешеләрең синең, Апасым!

Якты эз калдырган шәхес

Апас төбәге тарихында үзенең намуслы хезмәте, тирән белемлелеге һәм кешелеклелеге белән якты эз калдырган шәхесләр аз түгел. Шуларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Әнвәр Каюмович Юнысов.

Әнвәр Каюмович 1923нче елның 15нче июнендә Апаста дөньяга килә. Апас урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, 1937нче елда Тәтеш укытучылар әзерләү техникумына укырга керә. Ул елларда юлларның авырлыгы, транспорт булмавы яшь егетне куркытмый. Аркасына капчык асып, Апас белән Тәтеш арасын җәяү йөреп белем ала. Бу еллар аның хезмәт сөючәнлеген, максатчанлыгын тагын да ныгыта.

фото Юнусов
Фото: Апас мәктәбе музее архивыннан

1940нчы елда техникумны уңышлы тәмамлагач, 1941нче елда Әлки районының Чуваш-Борды авылына биология укытучысы итеп билгеләнә. Әмма тыныч хезмәт юлын сугыш өзә. Әнвәр Каюм улы башта Мордовиядә солдатлар әзерләү лагеренда була. Ачлык һәм авыр шартлар аша үткәннән соң, үз теләге белән фронтка китә.

Аның сугышчан юлы Мәскәү янындагы канкойгыч бәрелешләрдә башлана. 1943нче елда авыр яраланып, туган ягына кайта. Сәламәтлеген торгызгач, 1943-1944нче елларда Ябалак җидееллык мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. Эшенә җаваплы каравы, тыйнаклыгы, күп сөйләмичә нәтиҗәле хезмәт итүе яшь белгечне тиз арада таныта. 1944нче елның 29нчы декабреннән ул Апас районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Әлеге вазифада 1954нче елның августына кадәр хезмәт куя. Шушы елларда, 1948-1954нче елларда, Казан дәүләт педагогика институтында читтән торып белем алып, педагогик осталыгын тагын да камилләштерә.

фото Юнусов
Фото: Апас мәктәбе музее архивыннан

1954нче елдан башлап, Әнвәр Каюмович Апас урта мәктәбендә география фәнен укыта. Ә 1958нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнә һәм бу җаваплы хезмәтне 1983нче елга кадәр уңышлы башкара. Шул ук вакытта 1958-1968нче елларда район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасын да җитәкли. Аның җитәкчелеге елларында Апас мәктәбе зур үзгәрешләр кичерә. Элек авылның төрле урамнарында урнашкан иске биналар урынына заманча мәктәпләр төзелә. 1959нчы елда ике катлы агач мәктәп файдалануга тапшырыла, ә 1975нче елда 640 укучыга исәпләнгән өч катлы кирпеч мәктәп үз ишекләрен ача. Шулай ук хезмәт дәресләре өчен остаханә, чит авыллардан килгән балаларга интернат, ашханә төзелә, мәктәп заманча укыту әсбаплары белән тәэмин ителә.

фото Юнусов
Фото: Апас мәктәбе музее архивыннан

Чирек гасыр дәвамында районның иң зур мәктәбен җитәкләгән Әнвәр Каюмович таләпчән, гадел һәм киң карашлы җитәкче буларак истә кала. Аның белән иңгә-иң хезмәт куйган укытучылар да, күпсанлы укучылары да остазлары турында бүген дә зур хөрмәт һәм җылы хатирәләр белән искә алалар. Фронттагы батырлыгы һәм тыныч тормыштагы нәтиҗәле хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен”, “За трудовое отличие” медальләре белән бүләкләнә.

фото Юнусов
Фото: Апас мәктәбе музее архивыннан

Хезмәт юлының соңгы елларын Казан шәһәрендә үткәрә. 2003нче елда вафат була. Әнвәр Каюмович Юнысов исеме - мәгарифкә тугрылык, Ватанга хезмәт итү һәм яшь буынга белем бирүнең күркәм үрнәге. Аның тормыш юлы бүген дә укытучыларга, укучыларга һәм якташларына илһам чыганагы булып кала.

 

Гөлнара Фәхретдинова, Апас урта мәктәбе музее җитәкчесе, тарих укытучысы. Мәкалә Апас урта мәктәбенең “Мәктәп тарихы” музее архивы мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.


Нет комментариев