Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл җирлеге хезмәткәрләре белән очрашты

“Авыл җирлегендә бөтен эшләр сездән башлана. Хезмәтегезнең җиңел түгел икәнлеген аңлыйбыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр мәсьәләне хәл иткәндә бергәләп эшләрбез. Бергәләп, бер йодрык булып яңа эшләр башларбыз, икътисадны үстерүгә, халыкка мөмкинлекләр булдыруга өлеш кертербез. 2026 ел барыбыз өчен дә уңайлы ел булсын, – диде район башлыгы.

(22 декабрь, «Апастово-информ»)



Авыл җирлеге башлыклары, сәкатипләр, хисапчылар исеменә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр, хезмәт нәтиҗәләренә ирешүчеләр, лаеклы ялга китүчеләр аерым-аерым билгеләп үтелде, район башлыгының Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын алды.

Арада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын алучылар да булды.

“Сез – безнең терәк. Халык белән дә аңлашып, барысын да җайлап торасыз. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүне оештыруда да зур көч куясыз. Алдагы көннәрдә дә бер-беребезне аңлап эшләсәк иде“, – диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Бәйрәм чарасын мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев