Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Язмыш сынаулары алдында тез чүкмәдем»

Болынбалыкчы авылында гомер итүче Фәния әби Сафиуллина 90 яшьлек олуг юбилеенда котлаулар, бүләкләр кабул итте.

(12 май, “Апастово-информ”).

  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова акъбине гомер бәйрәм белән котлап, район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов, “Агро-актив” хуҗалыгы җитәкчесе исеменнән Фәргать Сибгатуллин һәм Фидания Гобәйдуллина, Болынбалыкчы авылы ветераннар Советы рәисе Мәдинә Сәмигуллина да юбилярга җылы теләкләрен ирештереп, бүләкләре белән сөендерделәр.
  Фәния әби Сафиуллина 40 елдан артык колхозда хезмәт иткән. Тырышлыгы, үз эшен җиренә җиткереп башкаруы өчен Атказанган колхозчы исеменә дә лаек булган. Тормыш иптәше Шәрифулла абый белән ике бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, иптәше белән бары тик 18 ел гына яшәп калган.
“Балачагым да, яшьлегем дә җиңел узмады. Ачлык-ялангачлыкны да күрдек, яшьтән үк авыр хезмәтне дә башкардык. Тормыш иптәшемне дә бик иртә югалттым. Эшкә киткән җиреннән кайта алмады, фаҗигагә юлыкты. Тик шул вакытта да сынмадым, сыгылмадым, язмыш сынавы алдында тез чүкмәдем. Эшләдем дә эшләдем. Фермадан кайтуга чөгендер кырына чаба идем. Бар гомерем хезмәттә узды” – дип сөйли ул үзе.
Бүгенге көне хасиятле Фәния әбинең. Ул улы Наил абый һәм килене Румия апа тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Үз аягында йөрүенә, үз акылында булуына сөенеп, хәер-догада яши. Кызы Алия дә бик еш әнисе янында булырга тырыша.
  -Аллага шөкер, әниебез бик әйбәт әле. Кроссвордлар да чишә, шигырьләр дә иҗат итә, газеталарны да бик яратып укый. Соңгы елларда сәламәтлеге кашаса да, зарланып утырмый, безгә авырлык китермәскә тырыша, - ди кызы Алия Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев