“Баланың күңеле чиста ак кәгазь бите кебек. Ул кәгазь битенә нинди рәсем ясау – беренче чиратта, гаиләдән һәм беренче укытучыдан торса, шулай ук әлеге рәсемне төшергәндә аларның дөрес төсне сайлый белүләреннән”, - дип башлады сүзен Зур Күккүз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Идея Яруллина. Нәселендә 100 елдан артык гомуми эш стажы, тарихы булган укытучылар династиясенең дәвамчысы ул.
Идея Яруллина Зур Күккүз авылында туып-үсә. Биредә 11 еллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Казан дәүләт педагогика университетының татар теле, әдәбияты һәм тарих факультетында белем ала. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын туган авылында технология укытучысы булып башлый. Шулай ук тарих фәненнән дә белем бирә. Инде менә 21 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы ул. Гомуми педагогик стажы - 26 ел.
- Хезмәт девизым - бервакытта да туктамаска, замана белән бергә, бер адымда атларга. Шул вакытта гына үз максатларыңа ирешеп була. Балаларны тормышка өйрәтү, ныклы белем бирү, аларның күңелендә шәфкатьлелек хисе тәрбияләү - безнең бурыч, - ди ул.
Идея Яруллина белем һәм тәрбия бирүдән тыш, җәмәгать эшләрендә дә бик актив. Ул шулай ук башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе вазифаларын үти. Болар белән бергә яшь инспекторлар хәрәкәте түгәрәген дә җитәкли. Эшләү дәверендә нәтиҗәле хезмәте өчен Идея Яруллина бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына да лаек булган.
-10 йортлык урамыбызда 4 укытучы - Хәдичә апа Гафиятуллина, Илгиз абый Султанбеков, Люция апа Султанбекова яшәде. Шулар арасында әнием дә булуы белән горурланып үстем. Сабый чактан ук аңа ияреп, мәктәпкә йөрергә яраттым. Ул безгә кечкенәдән китапка, укуга, гомумән, үз һөнәренә карата да мәхәббәт уятты, - дип искә ала балачагын Идея Мөнир кызы.
Әнисе Рушания апа Насыйбуллина да Зур Күккүз мәктәбенең иң тәҗрибәле, иң белемле укытучыларының берсе булган. Ул башта читтән торып педагогика училищесын, аннары Казан Дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый һәм 37 ел гомерен туган авылы мәктәбенә багышлый.
-Әниемнең укыткан укучылары арасында бик зур шәхесләр дә чыкты. Лаеклы ялда булганда да анардан кеше өзелмәде. Һәрвакыт ярдәм итеп, хәлен белешеп тордылар. Үзе дә гомер буе балалар дип яшәде. Кечкенәдән табигатькә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләде. Бергәләп җиләккә, гөмбәгә, балыкка йөрдек. Бу шөгыльләр тормыш иткәндә дә кирәк булды, - ди ул әнисен искә алып.
Укытучылар династиясенең дәвамчысы булган Идея Яруллинаның дәү әнисенең энесе, бертуган апасы да мөгаллим булалар. Олы кызлары Фирүзә Миннебаева да әнисе үрнәгендә укытучы булырга хыялланып үсә һәм үз максатына ирешә дә. Казан Федераль университетының татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле бүлеген тәмамлап, магистратурада белемен арттырган. Укыган дәверендә үк Казан лицейларның берсендә татар телен укыткан.
- Идея Мөнир кызы үз эшенә үтә җаваплы караучы, замана белән бер адымнан атлаучы, иҗади, тырыш укытучыларның берсе ул. Шушы авылда туып-үсеп, шушы мәктәпне тәмамлап, үзенең остазлары, укытучылары янына кайтып хезмәт юлын башлап җибәрде. Озак еллар әнисе Рушания Гаяз кызы белән дә бергә, кулга-кул тотынышып эшләде, - дип югары бәяли хезмәттәшен мәктәп директоры Эльвира Сөнгатуллина.
Идея Яруллина: “Әнием салган эздән горур атлыйм”
Укытучы һөнәрен сайлаучы күңел юмартлыгына, эчке байлыкка ия булырга, үз эшен бирелеп башкарырга тиеш. Укытучылар династиясе вәкиле Идея Яруллина да нәкъ шундый сыйфатларга ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев