Игелек юлына берләшкән йөрәкләр
Апас районында волонтерлык хәрәкәте 2022 елның ноябрендә башланып китә. Иң беренче булып 25ләп кеше берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүне максат итеп куя.
Бүген исә Апас “Алга” яшүсмерләр клубында әлеге игелекле эшкә Апас һәм Иске Әнәле авылларыннан 76 көмеш волонтер җәлеп ителгән. Шулай ук авылларда да игелекле апалар-абыйлар хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерли. Барлыгы районыбызда 650 волонтер исәпләнә. Аларның һәркайсы үз өлешен кертә, һәркемнең үз вазифасы, үз эш вакыты бар.
Районыбызның “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина әйтүенчә, баштагы көннәрдә кешеләр ярдәм итәргә үзләре килеп кушылган.
-Иң беренче эшебез носилкалар җыю булды. Соңрак тегү эшләре дә башланды. Кешеләр, безнең эшне ишетеп, үзләре килеп кушылды. Бүген инде эшебез иртәннән кичкә кадәр туктамый, - ди ул.
Бер максат белән - Җиңү өчен
Волонтерлар башта эшләрен тактик носилкалар әзерләүдән башлап җибәрә. Соңрак тегү машиналары кайтарылып, эш төрләре дә арта. Кемдер тегә, кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер окоп шәмнәре ясый. Эш шулай җайга салына: иртән бер төркем килә, төштән соң икенчесе алыштыра. Атна буе волонтерлык үзәге гөрләп тора.
Материаллар белән ярдәм итүче хәйрия фондлары да бар. “Золотые руки ангела”, “Ценим жизнь” фондлары белән берлектә тактик носилкалар, волокушалар, подсумкалар, күпфункцияле чехоллар әзерләнә. “За мирное небо” фонды исә маскировка челтәрләре өчен нигез һәм тасмалар кайтара.
- Һәркем үзенә якын эшне сайлап алды. Кемдер тегә, кемдер челтәр үрә, кемдер чәйләр әзерли. Бер генә әйбер дә әрәм булып ятмый, барысы да егетләргә озатыла, - дип сөйли Сания Сафиуллина.

Егетләргә - туган як җылысы
Сәдака акчаларына волонтерлар махсус җылылыкны кире кайтаручы антидрон юрганнары тегә. Алар тепловизордан сакланырга ярдәм итә. Соңгы вакытта пончоларга да ихтыяҗ зур. Бу да - җылылыкны кире кайтаручы махсус кием төре. Аны махсус заказ белән күпләп тегәләр.
Апас халкы волонтерлар төркеме оешуын ишетүгә үк ярдәм кулын суза. Кешеләр өйләреннән тукымалар алып килә башлый. Шулардан санитар киемнәр, ятак күлмәкләре, пижамалар, махсус эчке киемнәр тегелә. Хәрбиләр соравы буенча тезлекләр дә әзерли башлыйлар.
Волонтер Илдар Усманов тәкъдиме белән антидрон челтәрләре дә ясала башлый. Алар окопларны, блиндажларны саклау өчен кулланыла. Бүген мондый челтәрләргә сорау аеруча зур.
- Халыкның битараф булмавы безгә көч бирә. Кемдер тукыма алып килә, кемдер юрган, кемдер күчтәнәч әзерләп тапшыра. Барысы да уртак бер теләк белән яна - егетләргә ярдәм итәргә, - ди Сания ханым.
Госпитальләргә дә ярдәм өзелми
Район халкы урын-җир кирәк-яраклары, юрганнар алып килә. Волонтерлар аларны юып, үтүкләп, пөхтәләп төреп госпитальләргә озата. Моннан тыш, госпитальләр өчен мендәрләр, валиклар, солдатлар өчен юл мендәрләре дә тегелә.
Салкын вакытларда окоп шәмнәренә дә ихтыяҗ арта. Алар да даими рәвештә фронтка җибәрелә.
Авыл мәдәният йортларында һәм “Алга” яшүсмерләр клубында маскировка челтәрләре, антидрон челтәрләре, витаминлы үлән чәйләре әзерләнә. “Туган як чәйләре” махсус җылылык белән төрелә, егетләргә туган як исе булып барып ирешә. Аларның кул җылысы белән әзерләнгән күчтәнәчләр дә егетләргә рухи терәк булып бара.

Игелеккә балалар да кушыла
Өч ел дәвамында балалар-волонтерлар да әлеге эшкә кушылып килә. Флорида Мифтахова җитәкләгән “Дорогою добра” төркеме атна саен килеп челтәр үрә, санитар киемнәр тегәргә ярдәм итә.
Быел дүртенче сыйныф укучылары да җитәкчеләре Гөлшат Насретдинова белән килеп, маскировка челтәрләре үрергә өйрәнгәннәр. Балаларның кызыксынып ярдәм итүе волонтерларга аеруча көч бирә.
-Балаларның ярдәм итәргә теләп килүләре күңелне күтәрә. Алар кечкенәдән мәрхәмәтле булып үсә, хезмәтнең кадерен аңлый, - ди Сания Сафиуллина.
Игелекнең кадере зур
Апас волонтерлары Нурлаттагы волонтерлар белән дә дуслашкан. Алар үзара тәҗрибә уртаклаша, балалар йортында булалар, бүген дә аралашып яшиләр.
“Беренчеләр хәрәкәте” белән дә җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Алар концертлар куя, уртак чаралар үткәрә.
Район җитәкчелеге дә волонтерлар хезмәтен югары бәяли. Игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырыла, төрле экскурсияләр оештырыла.
- Без башлаган вакытта район җитәкчелеге безне шунда ук хуплады, эш өчен бина бирде. Шушы ярдәм булмаса, боларның барысын да оештыру күпкә авыррак булыр иде, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерә Сания Сафиуллина.
Апас волонтерларының хезмәте - зур йөрәкле кешеләрнең уртак эше. Аларның һәр көне ярдәм итү, өмет бирү һәм ил саклаучы егетләргә терәк булу белән үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев