Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Игелекле эштән читтә каласы килми”

Олы Бакырчы авылында яшәүче Равия апа Хәсәнованың күңеле һәрчак игелектә, изгелектә.

  Махсус хәрби операция башланган көннән бирле ул волонтерлык эшендә. Лаеклы ялда булуга карамастан, бер дә боегып утырмый ул. Илгә, егетләргә ярдәм итү өчен кичләрен авыл клубына ашыга. Егетләргә, маскировка челтәрләре үрүдә, окоп шәмнәре ясауда бик теләп катнаша. Изге гамәлләр өчен вакытын да, көчен дә кызганмый.
  “Битарафлык миңа хас түгел. Безнең тыныч тормышыбыз, илебез өчен егетләр гомерләрен куркыныч астына куеп, үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр. Әледән әле авыр хәбәрләр дә ишетеп торабыз. Шуңа күрә изге эштән бер дә читтә каласы килми”, - ди Равия апа.
Равия апа Хәсәнова Олы Бакырчы авылында туып-үскән, шунда гомер итә. Һөнәре буенча хисапчы була. Шактый еллар авылда почта җитәкчесе вазифасын башкарды. Тормыш иптәше Шәйхелислам абый белән өч ир бала тәрбияләп үстерде. Бала хәсрәтләре, тормыш иптәшен югалту ачысы да читәп узмады аны. Әмма язмыш сынауларын ул сабырлыгы белән җиңә алды.
  Равия апа мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк кеше. 28 яшеннән бирле бәетләр яза, шигырьләр иҗат итә ул. Үз иҗатын төрле чараларда, бәйрәмнәрдә дә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев