Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Илдар Закиров: “Әниебез кул кушырып утырырга бер дә яратмый”

Сатламыш авылының ак әбисе Нурания әби Закировага 90 яшь тулды.

(18 январь, “Апастово-информ”).


  Нурания әбине котларга балалары, оныклары җыелган, кодагые, туганнары кайткан, мул сыйлы табыннар әзерләгәннәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова юбилярга район башлыгы исеменнән иң изге теләкләрен җиткереп, Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев та истәлекле бүләге белән сөендерде. 
Нурания әби тормыш иптәше Сабирҗан бабай белән ике ул, ике кыз бала тәрбияләп үстергән. 40 елга якын мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән. Тырышлыгы, пөхтәлеге, уңганлыгы белән хөрмәт яулаган. Лаеклы ялга чыккач та, тиз генә хезмәттән аерылмаган. Колхозның төрле эшләрендә катнашкан.
“Сез - районыбызның иң хөрмәтле ак әбиләрнең берсе. Гомер буе намуслы хезмәт иткәнсез, үрнәк гаилә коргансыз, лаеклы балалар тәрбияләгәнсез. Яшьлегегез иң авыр чорга туры килгән. Бик күп кыенлыклар аша үтеп, бәхетле картлыкка җиткәнсез. Сезнең тормыш яшьләр өчен дә үрнәк. Киләчәктә дә кадерле әни, сөекле дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Балалары, оныклары да әбекәйгә иң җылы хисләрен белдерделәр, иң матур теләкләрен юлладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. 
“Әни әле дә җилдәй җитез әле ул. Ничек кенә каршы килсәк тә, кул кушырып утырырга бер дә яратмый. Ярдәм итәргә ашкынып кына тора. Я тавык-чебешләр янында ул, шул арада кар көрәргә дә чыгып китә. Кайчак күрми дә калабыз, әле менә эшлим диеп кулына зыян да китерде. Күңеле тынгысыз аның, эшсез бер дә тора алмый. Киләчәктә дә шулай үз аякларында булып, сызланмыйча гына, безне сөендереп озак еллар яшәсен иде,  - ди улы Илдар абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев