Илфар Җәләлов: “Һәр уңышыбыз – уртак хезмәт нәтиҗәсе”
“Апас-мол” агрофирмасының “Горбунов” бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Җәләловка күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать үсешенә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
(21 февраль, «Апастово-информ»)
- Мәктәпне тәмамлагач, башта Яшел Үзәндә суднолар төзү техникумында юрист һөнәрен үзләштердем. Аннары Самара шәһәрендә зоотехникка югары белем алдым. Шуннан бирле язмышым кырлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле. Туган якка кайткач, шофер булып та эшләдем, биш ел комбайнда да хезмәт иттем. Соңрак Үтәмеш авылында хуҗалыкка управляющий итеп куйдылар. 2019нчы елдан алып, “Горбунов” бүлекчәсе җитәкчесе булып эшлим. 20 елга якын инде авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итәм. Авыл хуҗалыгы - илебезнең нигезе, киләчәге, халыкның яшәешен билгеләүче тармак ул. Бүген сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр үземне. Әлеге Рәхмәт хаты - көнне-төнгә ялгап эшләүче хезмәттәшләремнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Эшебезне югары бәяләүче җитәкчеләргә зур рәхмәт, - диде Илфар Җәләлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев