Илсөяр Шиһапова: Матурлыкны, җир эшен яратам
Илсөяр апа Шиһапова да шундый матурлыкка гашыйк, райондашларыбызның берсе.
(15 август, “Апастово-информ”).
Ул Салават Кәримов урамында яши һәм үзе яшәгән йорт ишегалдын карап, пөхтәләп тора.
“Ишегалдына чәчәкләр утырттык, яшелләндердек. Матурлыкны барыбыз да ярата. Мин иртә яздан караңгы көзгә кадәр шулар белән яшим. Петунияләр бик матур үсә. Аларның төрле төсен алырга тырышам. Шулай ук җиләк-җимеш куаклары үстерәм”, - диде ул.
Илсөяр апаның йорт каршында гөлҗимеш, кара миләш, кура җиләге үсә. Алар башта чәчәкләре, хуш исләре белән сөендерсә, аннан җимешләре белән сыйлый.
“Казан шәһәрендә яшәп, 14 ел элек Апаска кайттым. Туган як үзенә тартты. Матурлыкны да, җир эшен дә яратам. Бер дә тик торасым килми. Һәр кешегә дә шөгыль кирәк”, - ди Илсөяр апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев