Илүзә Галиева: “Хыялым тормышка ашты”
Мөмкинлекләре чикле булып та, язмыш сынавына бирешмәгән, көчле рухлы, тормышка яраклаша алган кешеләр тирә-юнебездә күп очрый.
Алар сабырлыклары, тырышлыклары белән теләсә нинди киртәләрне дә җиңә алуларын үз үрнәкләрендә дәлилләп торалар.
Шуларның берсе, районыбызда яшәүче Апас кызы Илүзә Галиева. “Йолдыз” битләрендә Илүзәнең ямышы хакында күп язылды, әлбәттә. Ә менә бу юлы ул һөнәри осталыгы белән тагын бер кат таң калдырды безне.
-Хыялым тормышка ашты. Мин хәзер дипломлы массажист. Район җитәкчелеге, хастаханә коллективы һәм әти-әнием ярдәмендә эшкә дә керештем. Райондашларыма массаж ясап, аларга сихәт өләшә алуым белән бәхетле мин, - дип каршы алды Илүзә безне.
Илүзә тумыштан якты дөньяны күрүдән мәхрүм. Шулай булуга карамастан, чаялыгы, максатчанлыгы һәм үҗәтлеге белән сокландыра. Өйдә әнисенең төп ярдәмчесе булса, мәктәптә дә, медицина көллиятендә дә тырышып белем алган.
-Лаеш районының интернат мәктәбендә укып чыкканнан соң, Ульяновск шәһәренең фармацевтика көллиятендә өч елга якын массажист һөнәрен үзләштердем. Бик куанып туган ягыма, үзәк хастаханәгә эшкә кайттым. Биредә мине барысы да кочак җәеп каршы алдылар, барысы да игътибарлы, ярдәм итәргә, киңәшләрен бирергә әзер торалар. Эшкә әтием китерә, алып та кайта, бик уңайлы, - дип горурланып сөйли ул үзе.
Массаж ясау осталыгын һәркем булдыра алмый. Аның өчен бу өлкәдә махсус белемең дә, ниндидер табигый сәләтең дә, кул көче һәм игътибар да кирәк. Бу сыйфатларның барысы да Илүзәдә бар. Йомшак, шул ук вакытта көчле куллары белән тырыша-тырыша массаж ясый ул. Үз хезмәтен яратып, җаваплылык тоеп башкаруы сизелеп тора.
-Массаж кешенең гомуми халәтен, нерв системасын яхшырта. Киеренке мускулларны йомшарта, авыртулар басыла, иммунитетны ныгыта. Аркаларга, аякларга, башларга, кулларга, битләргә - кешенең тәненең бар өлешенә дә массаж ясыйбыз. Шулай ук эчләргә, күкрәк тактасына да аның файдасы зур. Бары тик табиб юлламасы кирәк була. Чөнки массаж ясау һәркемгә килешмәскә мөмкин. Сәламәтлек ягыннан каршылык булмаска тиеш, - ди яшь белгеч.
-Безнең һөнәр кул көче, түземлек таләп итә. Аягурә басып эшләве дә алҗыта. Ә Илүзәнең куллары эшкә ятып кына тора. Яшь кенә булса да, үз эшен бик оста башкара ул, - ди өлкән хезмәттәше Гүзәл Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев